22-24 февральдә Домодедовода “Урман күле” өченче яшьләр форумы узачак
⠀
“Урман күле” — кызыклы кешеләр белән танышу, аралашу, уртак проектлар һәм хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышу.
⠀
“Урман күле” — яңа белемнәр, кызыклы һәм файдалы лекцияләр, мастер-класслар һәм тренинглар.
⠀
“Урман күле” — дустанә атмосфера,
файдалы ял, хәләл ризык.
⠀
Форум программасында: эшлекле уеннар, файдалы лекторий, нетворкинг, татар өстәл уеннары һәм тагын бик күп кызыклы секцияләр.
⠀
Форум программасы, йөрү маршруты һәм түләү шартлары — urmankule.tatar сайтында