Татар Штабынын Ураза Гаете котлавы

Рамазан ае тәмамланып Гыйдел-Фитыр – Ураза бәйрәме җитүе белән тәбрик итәбез сезне! Изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбыз, кылган намазларыбыз, укылган догаларыбыз кабул булсын!

Ураза ае тагын бер кат тормышта һәрберебезгә мәрхәмәтле һәм сабыр булырга кирәклеге турында искәртеп, Аллаһ Тәгалә тарафыннан   фарыз ителгән, әби-бабаларыбыз бик кадерләп саклаган һәм безгә җиткергән  рухи  мирасыбызга якынаю, Җир йөзендә игелекле эшләр башкару һәм әхлакый камилләшү юлында тагын бер адым алга атлау мөмкинлеге бирде. 

Игелекле гамәлләрне күбрәк башкарырга тырышыйк! Киләсе гает бәйрәмнәрен дә шатланышып, сау-сәламәт хәлдә, бергәләшеп каршыларга насыйп булсын! Сәламәт булыйк! Ураза гаете котлы-мобэрэк булсын!!!

Татар Штабы

0

Автор публикации

не в сети 4 года

Штаб

18
Комментарии: 0Публикации: 367Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: