Рөстәм Фәйз улы Түбән Кама шәһәрендә туып үскән, көллиятебезнең төзелеш тарихын белгән кеше буларак та студентлар өчен кызыклы шәхес.

Е. Н. Королёв исемендәге Түбән Кама политехника көллиятенә 1966 нчы елда нигез салынган. 1976 нчы елга кадәр кичке, аннары көндезге бүлекләре дә булган уку йорты 2002нче елдан шәһәрнең тәүге төзүчесе Е. Н. Королёв исемен йөртә. Тәҗрибәле озтазлары, тирән белемле укытучылары булган көллият шәһәр тормышында да актив катнаша, төрле оешмалар белән тыгыз элемтәдә тора. Шундый оешмаларның берсе — Мәскәү татарлары штабы. Штаб җитәкчесе Ямалеев Рөстәм Фәйз улы — көллиятебездә көтеп алынган кунак. Ул студентларга штаб эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү белән бергә, аларның хыял-максатлары белән дә кызыксынып, үзенең тәҗрибәсеннән чыгып төрле киңәшләрен бирде, ныклы белем алып, киләчәктә шәһәр, республика, ил өчен кирәкле кешеләр булып үсүләренә ышаныч белдерде. Рөстәм Фәйз улы Түбән Кама шәһәрендә туып үскән, көллиятебезнең төзелеш тарихын белгән кеше буларак та студентлар өчен кызыклы шәхес. Аның белән очрашулар киләчәктә дә булыр, дигән өметтә калабыз.

0

Автор публикации

не в сети 2 года

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: