Уңышлар шатландыра, кимчелекләр борчый Рөстәм Ямалиев, җәмәгать эшлеклесе, Мәскәүдә татар һәм төрки халыкларның милли конгресс җитәкчесе .

Туган ягым Түбән Камага кайткач, мин, татар җанлы җәмәгать эшлеклесе буларак, шәһәр мәктәпләрендә укучылар белән очрашулар оештырмыйча калганым юк.
Хәер, миңа гына хас гадәт түгел инде бу. Безнең Мәскәүдәге татар һәм төрки халыкларның милли конгрессына йөргән 150 ләп активистның һәрберсе, һәр көз саен, илнең төрле почмакларына таралып, мәктәпләрдә очрашулар оештыра. Башта ул очрашуларга координацион советта әзерләнәбез, кайбер темаларны алдан ук анализлыйбыз. Кыскасы, бездә менә шундый кызыклы система эшләп килә.
Инде бу елда оештырылган очрашуларга тукталыйм. Быел мин 30 лап уку йортында булдым. Түбән Камада слесарь, электрик, эретеп ябыштыручылар әзерли торган көллиятләрдә, химия-технология институтында, гуманитария көллиятендә, финанс-юридик көллияттә һәм башка күп кенә уку йортларында булырга туры килде. Милли темаларга әңгәмәләр үткәрдем, тарихи шәхесләребез – башлыча Фикрәт Табиев, аның Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен төзүгә керткән өлеше турында да сөйләдем.
Күптән түгел 34 нче чуваш гимназиясендә дә булырга туры килде. Шунысы сокландырды: анда чуваш, татар, рус, инглиз телләрен укыту тиешле югарылыкка куелган. Кызганыч, күп мәктәпләрдә бу эш канәгатьләнерлек түгел әле.
Аңлавымча, андый уңай күренешләр, башлыча, җитәкчелекнең уңай мөнәсәбәте белән бәйле. Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин, мәгариф бүлеге башлыгы Айдар Гарифуллин белән очрашулар вакытында, аларның мәгариф тармагындагы проблемаларга битараф булмауларына, һәр директорны исемнәре белән белүләренә сокланып утырдым. Һәм күңелдә Түбән Каманың мәгариф тармагына карата горурлык хисләре уянды.
Шулай да, гомумән алганда, мине мәгариф системасында шактый гына проблемалар булу борчый. Беренче чиратта, укытучыларга мөнәсәбәт. Ул, йомшак итеп әйткәндә, дөрес түгел. Хәзерге вакытта балаларның күбесен мәктәпкә кыйммәтле чит ил машиналарында йөртәләр. Ул гаиләләрнең матди хәле укытучыныкыннан шактыйга яхшы, билгеле. Алай гынамы – күп кенә гаиләләрдә ата-аналар тарафыннан укытучы хезмәтенә карата урынсыз тупас сүзләр дә әйтелә. Әнә шулай итеп, укытучының абруе көннән-көн төшә. Һәм бу укытучы белән укучы арасында низаглар китереп чыгарырга да мөмкин.
Икенче проблема – белем бирү системасында феминизациянең киң колач җәюе, ягъни укытучылар коллективларының күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итү. Беркемгә дә сер түгел, бу мәгариф өлкәсендә хезмәтнең чагыштырмача түбән бәяләнүе белән бәйле. Бүген мәктәптә ике генә вазыйфада ир-атларны очратып була – директор һәм физкультура укытучысы. Ир-атлар булмаган мәктәпне тулы булмаган гаиләгә тиңләүчеләр бар. Һәм бу дөрес тә бит!
Бүген инде гаиләләрнең дә зур күпчелеге әтисез. Ата-аналар җыелышына да күбесенчә әниләр йөри. Димәк, тәрбия белән нигездә хатын-кызлар шөгыльләнә.
Тик ир-атларның аз булуы да ярты гына проблема, диләр мәктәптә.Тагын бер проблема – предмет укытучылары җитешмәү. Мәктәпләр математика, физика һ.б. укытучыларга кытлык кичерә.
Бүген яшьләрнең китап укырга яратмавы – тагын бер мөһим проблема. чөнки зәвык та, рухи байлык та, бүген аеруча актуаль булган ватанпәрвәрлек тә нәкъ менә китаплар, мәгънәле нәфис фильмнар, театр аша тәрбияләнә.
Әлбәттә, болар бер көн эчендә генә хәл ителә торган мәсьәләләр түгел. Әмма без аларны исәпкә алырга һәм тормышны азмы-күпме уңай якка үзгәртергә тырышырга тиешбез.

0

Автор публикации

не в сети 12 месяцев

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: