Истәлекле очрашу

10 ноябрь көнне Салагыш гомумибелем биру мәктәбендә мөхтәрәм кунак — Татар һәм төрки халыклар милли конгрессы президенты Ямалеев Рөстәм Файз улы белән очрашу булды. Мәктәбебез укучылары һәм укытучылар Рөстәм Файз улын матур чыгышлар белән бик җылы каршы алдылар. Авыл музее җитәкчесе Хәлимә Муллакай кызы Рөстәм Файз улының тормыш һәм хезмәт юлы белән таныштырды, аның нәсел җепләре безнең җирлектән булуы турында сөйләде. Аннан соң очрашу әңгәмә рәвешендә дәвам итте.

Рөстәм Файз улы үзенең һәм хезмәттәшләренең хезмәт юлы турында сөйләде, төп максат — татар милләтен саклап калу өчен көрәш икәнен ассызыклады. Укучыларга максат куеп, шул максат белән яшәргә өндәде. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Рөстәм Файз улы мәктәп бинасында урнашкан авыл һәм мәктәп музейлары белән дә танышты. Андагы экспонатларның күп булуына һәм бай материаллар туплангалыгына соклануын белдерде.

Рөстәм Файз улы мәктәп китапханәсенә китаплар, дәресләрдә кулланыр өчен татарча җырлар тупланган дисклар бүләк итте. Укучыларга үзенең теләкләрен җиткерде. Татар милләтен саклау, үстерү өчен белемле, тырыш, үз туган илен, җирен кайгырта торган милләт уллары-кызлары кирәклеген искәртте.

Очрашу укучылар һәм укытучылар куңелендә матур-матур тәэсирләр калдырды. Укучылар Рөстәм Файз улының биргән киңәшләрен алга таба дөрес файдаланырлар дигән теләктә калабыз.

0

Автор публикации

не в сети 4 дня

Рустам Штабовский

5
Комментарии: 0Публикации: 239Регистрация: 07-11-2023

Добавить комментарий

Войти с помощью: