Рөстәм Миңнеханов: Пәйгамбәрнең туган көнендә Мәрҗанигә һәйкәл ачу — зур тантана

Татарстан Президенты Рөстəм Миңнеханов Мөхəммəд пəйгамбəрнең (с.г.в.) туган көнендə татар галиме Шиһабетдин Мəрҗанигə һəйкəл ачуны зур тантана булуын белдерде. Бу хакта ул һəйкəл ачылу вакытында сөйлəде.

Татарстан Президенты чыгышын Мəүлид бəйрəме белəн котлавыннан башлады. «Нəкъ Мөхəммəд пəйгамбəрнең (с.г.в.) туган көнендə бөек татар халкының улы — Шиһабетдин Мəрҗанигə һəйкəл ачу — зур тантана. Быел галимнең тууына 200 ел тулды, ул хезмəтлəре белəн татар халкын бөтендөнья күлəмендə күтəрде», — диде ул.

Рөстəм Миңнеханов Мəрҗани скульптурасының образын татар сынчысы Бакый Урманче ясап калдырганын искəртте.

ТР Дəүлəт киңəшчесе Минтимер Шəймиев Шиһабетдин Мəрҗанигə һəйкəл ачылуның əһəмияте зур дигəн фикердə. «Татар халкы арасында Мəрҗани кебек галимнең булуы — зур горурлык. Безгə һəрдаим төрле төбəклəрдəн туристлар килə, аларга, шушы һəйкəлне күрсəткəндə, галим турында кыскача əйтə белергə кирəк», — ди ул.

Татарстан мөфтие Камил Сəмигуллин Мəрҗани хезмəтлəре буенча хəзерге көндə дə Мисырда, Иорданиядə, Төркиядə укыганнарына басым ясады. «Галимебезнең əйтеп калдырган сүзе бар: «Динебездəн булмаса да, динне саклаучы өч əйбер бар — гореф-гадəт, милли кием һəм тел», — дип искə алды хəзрəт.

«Мəрҗани бабабызның оныклары, варислары мəгарифчелек эшен дəвам итə», — диде галимнең дүртенче буын туганы Гөлзада Мостафина. «Бабабызның халык хəтерендə яшəве безне куандыра. Аның мирасы өйрəнелер дип өметлəнəбез», — диде ул.

Зилə Мөбрəкшина

tatar-inform.tatar

0

Автор публикации

не в сети 4 года

Штаб

18
Комментарии: 0Публикации: 367Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: