Васил Шәйхразиев IV Европа Сабан туе үтәчәк урын белән танышты

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Эстониянең Таллин шәһәрендә узачак Сабан туе мәйданын карады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

IV Европа Сабантуе 2019 елның 16 июлендә Эстония Республикасы Таллин шәһәренең Таммсаар паркында үтәчәк.

Әлеге парк борынгыдан Татарри исемен йөрткән урам һәм шул исемдәге микрорайон янында урнашкан. Алдагы өч елдагы кебек, IV Европа Сабантуен үткәрү өчен Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы җаваплы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/21/175643/

0

Автор публикации

не в сети 4 года

Штаб

18
Комментарии: 0Публикации: 367Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: