«Татар Штабы» Фәнис Җиһаншаны туган көне белән котлый!

Бүген Г. Камал театры актеры, танылган кино һәм театр артисты Фәнис Җиһаншаның туган көне.

«Мәскәү Татар Штабы» халкыбызның яраткан артистын туган көне белән тәбрикләп, иң изге теләкләр теләп кала.

Фәнис Җиһанша — чын драматик артист, уйнаган образның эчке психологик кичерешләрен тирәнлек белән тамашачыга җиткерә ала. Аңа эчке йомшаклык хас. Камал театрына ул 1995 килә. Беренче рольләре — Сукыр патша («Сукыр патша» спектакле), Тригорин — («Акчарлак»), Освальд («Өрәкләр»), Гурман («Урланган мәхәббәт»).

«Гаугалы гаилә»дәге Рокко, «Тартюф»тагы Тартюф, «Яра»дагы Габдулла рольләре артистка киң танылу, тамашачыларның мәхәббәтен алып килә.

Театрдан тыш Фәнис Җиһанша 1999 башлап фильмнарны татарчага тәрҗемә итү эшендә катнаша, ТНВ каналында балалар өчен тапшыру алып бара, классик татар шагыйрьләре шигырьләрен яздыра, рекламада төшә.

0

Автор публикации

не в сети 4 года

Штаб

18
Комментарии: 0Публикации: 367Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: