«Татар Штабы» Түбән Камада «Иҗади fest”та катнашты

Татар халкын сөендереп яшик! —  Түбән Кама шәһәрендә оештырылган «Иҗади fest”  дип исемләнгән, милләтебезне баета торган чарадан чыккач, нәкъ шул сүзләр уйга килә.

Татар яшьләрен җыйган «Ковер» бинасындагы аралашу татар теленең әhәмиятен, кирәклеген, үсәргә тиешлеген ассызыклады. Чара татар конгрессы тарафыннан оештырылган иде, хәттә аның бөтен дөнья конгрессы Түбән Кама башкарма директоры Вәсилә Исмагилова үзеңне сәхнәдә тоту буенча бик кызыклы мастер-класс — разминка оештырды: барыбыз да рәхәтләнеп торып басып мимика гимнастикасын ясадык.

Алай гына түгел, Ирек Наскаев җитәкчелегендә «Ирназ» бию коллективы үзебезне татар биюенә өйрәтте. Искиткеч, бөтен татарлар бию телендә аралашты — татарларны берләштерә торган ысуллар бик күп икән — дигән фикердә калдык!

Ә чарабызның төп кунагы Мәскәү каласыннан килгән @shtab.tatary житәкчесе Ямалеев Рөстәм Фаиз улы иде. Мәскәү кунагы үзенең төпле фикерләрен житкерде.

0

Автор публикации

не в сети 4 года

Штаб

18
Комментарии: 0Публикации: 367Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: