Мәскәү татарлары “Штабы”ның Корбан Гаете белән котлавы

 

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Кадерле милләттәшләребез!

Дөньяның төрле кыйтгаларында яшәүче мөселман кардәшләребезне, төрле җирләрдә гомер итүче милләттәшләребезне Мәскәү татарлары исеменнән көтеп алынган изге Корбан Гаете белән тәбрик итәбез. Корбан Гаете барчабыз өчен дә бәхет-шатлык, изгелек, мәрхәмәт бәйрәме булып истә калсын.

Бәйрәм көннәрендә авыр хәлдә калучыларга, ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм итеп, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә насыйп булсын! Кешеләргә ярдәмчел булу Корбан бәйрәме көннәрендә генә түгел, көндәлек тормышыбызга да үтеп керсә иде.

Ихластан барчагызныда Корбан гаете белән тәбрик итәм. Аллаһы Тәгалә һәрчабызга да күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле озынгомерләр насыйп итсен. Бәйрәм көннәрендә кылгандогаларыбызны, изгелекләребезне, биргән садакаларыбызны һәм дә инде чалганкорбаннарыбызны кабул кылсын!

 

Ихтирам белән,

Мәскәү татарлары “Штабы” җитәкчесе Рөстәм Фәиз улы Ямалеев

20 август 2018 ел. Мәскәү.

 

0

Автор публикации

не в сети 2 месяца

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: