Туры юл күрсәтүче булды

Әгъдәс Борһанов Мәскәүнең татар җәмәгатьчелеге тормышында актив катнашкан. Ул Мәскәү татарлары “Штаб” клубының якын дусты һәм әйдәп баручы белгече булган. Бу хакта клубның җитәкчесе Рөстәм Ямалеев белдерде.

Әгъдәс Борһанов Мәскәүнең татар җәмәгатьчелеге тормышында актив катнашкан. Ул Мәскәү татарлары “Штаб” клубының якын дусты һәм әйдәп баручы белгече булган. Бу хакта клубның җитәкчесе Рөстәм Ямалеев сөйләде.

— Без июнь аенда мәктәпләрдә һәм уку йортларында татар телен укыту мәсьәләсенә багышланган чара үткәрдек, ул шунда чыгыш ясады. Аяклары йөрми иде, тик яшьләргә белем бирү өчен инвалид коляскасында килеп йөрде. Бервакытта да идеясез яшәмәде, шуның өчен эшләнәсе эшләре алда иде. Мәскәүдә татар телен саклау проблемасына багышланган конференцияләрдә еш катнашты, үзен милләтпәрвәр итеп танытты. Аеруча яшьләрдә татар теленә мәхәббәт һәм кызыксыну уятырга теләде. Телне мөмкин кадәр яшьләр арасында популярлаштыру өчен тырышты. 
Без аның белән киләсе атнада очрашырга сүз куештык. Сөйләшкән саен клубка киләм, дип вәгъдә бирде. Кызганыч, күрешергә насыйп булмады. Аның чыгышын һәр студент зарыгып көтеп алды, чөнки мавыктыргыч хәлләр сөйли иде. Безнең өчен ул туры юл күрсәтүче булды. Олы яшьтә булуына да карамастан, актив иде. Татарларның милли бәйсезлек хәрәкәтенә багышланган күп кенә мәкаләләре бар. Шулай ук 350дән артык фәнни һәм публицистик эшләр авторы ул, — диде ул.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/society/tatar-khalky-minem-isememne-onytmayachak-k-renekle-galim-gd-s-bor-anov-vafat/

0

Автор публикации

не в сети 4 года

Штаб

18
Комментарии: 0Публикации: 367Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: