Мәскәү Татар Штабы Казан аэропортына Тукай исемен бирү яклы

30 ноябрьгә кадәр халыкара аэропортлар исеменә тавыш бирү дәвам итә. «Россиянең бөек исемнәре» проекты кысаларында «Казан» халыкара аэропортына һәм «Бигеш» аэропортларына танылган шәхесләр исемнәре өчен дә тавыш бирү бара. Мәскәү татар Штабы татар җәмәгатьчелеген шагыйрь Габдулла Тукай исеме өчен тавыш бирергә чакыра. Хәзер “Татар Штабы” бу юнәлештә Мәскәү татарлары, төрки халык вәкилләре белән эш алып бара.

Мәскәү татар Штабы координаторы Гөлнара Яруллина белдергәнчә, Габдулла Тукайны белмәгән татар кешесе юк һәм ул төрки дөньяда да бик билгеле шәхес. Шуңа аэпортның Тукай исемен йөртүе Татарстанны да, Казанны да, татар халкын да танытачак.

“Тукайны җирнең теләсә кайсы ноктасында яшәүче татар кешесе белә. Казанда булсынмы, Мәскәүдә булсынмы яки Австралия, Кытай, Төркиядә булсынмы… Без аэропортка Тукай исемен, “Туган тел” шигырен язганы өчен булса да кушарга тиешбез. Әгәр Казан аэропортына Тукай исеме бирелә калса, самолет очып киткәндә һәм килгәндә “Туган тел” җырын җырлатуны традициягә кертергә кирәк”-, диде Гөлнара Яруллина.

Хәзер Татар Штабы бу юнәлештә Мәскәү татарлары белән генә түгел, төрки халыкларның оешмалары белән дә эш алып бара. Шулай ук Мәскәүдә укучы Татарстан студентлары арасында да аңлату эшләре алып барыла.

Аэропорт исеменә тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр берничә ысул белән эшләнергә мөмкин:

1. ВеликиеИмена.рф сайтында. Моның өчен Вконтакте, Одноклассники сайтларындагы аккаунт аша.
2. 8-800-707-93-17 номерына шалтыратып.
3. Самолет бортында, аэропортлардагы пунктларда анкета тутырып.

0

Автор публикации

не в сети 4 года

Штаб

18
Комментарии: 0Публикации: 367Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: