«Татар Штабында» Г. Камал театры артистлары белән очрашу узачак

«Мәскәү татарлары Штабында» Г. Камал театры артистлары белән очрашу узачак. Очрашу Г.Камал театрының татар милләте тормышындагы роленә багышлана. 

«Татар Штабы» координаторы Гөлнара Яруллина сүзләренчә, чарада театрның яшь артистлары катнашачак. Мәскәү яшьләре татар артистлары белән мәдәният, сәнгать, милләт язмышы турында фикер алышачак.

«Г. Камал театрының Мәскәүдә ике елга бер оештырылган иҗади сәфәрен зур дулкынлану белән көтәбез. Театрның һәр артисты, һәр спектакле безнең өчен бик якын. Шуңа артистлар белән традицион очрашу оештырырга булдык» -, диде Гөлнара Яруллина.

Очрашу 12 гыйнвар көнне кичке спектакльдән соң Татар Штабында узачак.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 11-16 гыйнварында Россиянең Малый дәүләт академия театры сәхнәсендә Камаллылар соңгы еллардагы 5 премьераны тәкъдим итәчәк. 

Гастрольләр афишасында шулай ук: Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән Аяз Гыйләҗев пьесасы буенча «Әтәч менгән читәнгә», Зөлфәт Хәким пьесасы буенча «Килә ява, килә ява…» һәм Нәкый Исәнбәт  пьесасы буенча Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән «Миркәй белән Айсылу», Гаяз Исхакый әсәрләре буенча Айдар Җаббаров куйган «Тормышмы бу?..» спектакльләре бар. 

Гастрольләр Малый театрның филиал бинасында үтә. Адресы — Зур Ордынка 69 йорт, метро — Добрынинская тукталышы. Касса телефоны: (495) 624 40 46, (499) 237 31 81. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Мәскәү гастрольләренә билетларны театр сайтының «Афиша» бүлегендә алырга мөмкин.  

 

0

Автор публикации

не в сети 4 года

Штаб

18
Комментарии: 0Публикации: 367Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: