Татарстанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде

“Таян Аллага” әдәби конкурсы татар яшьләре арасында яшь талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатында уздырыла.

Конкурс 3 этапта үтә: 

1 этап — әсәрләрне җыю (28 гыйнвар 2019 ел — 31 август 2019 ел);

2 этап — әсәрләрне жюри тарафыннан бәяләү (1 сентябрь — 30 сентябрь 2019 ел);

3 этап — җиңүчеләрне билгеләү (октябрь 2019 ел).

Конкурста Россия Федерациясендә яшәүче 10 яшьтән алып 35 яшькә кадәрле һәрбер теләгән кеше катнаша ала.

Бәйге иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәүче яшьләр өчен үткәрелә, профессиональ язучыларның, шагыйрьләрнең, журналистларның әсәрләре һәм язмалары кабул ителми.

“Таян Аллага” әдәби конкурсы Россия Федерациясендә яшәүче татар яшьләре арасында яшь талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатында уздырыла.

Конкурсның нигезләмәсе белән тулырак сылтама аша танышырга мөмкин — «Таян Аллага» әдәби конкурсының нигезләмәсе.

Таян Аллага 2019

0

Автор публикации

не в сети 4 года

Штаб

18
Комментарии: 0Публикации: 367Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: