Студентлар көне белән

Татар Штабы Сезне Россия студентлары көне белән тәбрик итә!

Студентлар безнең яшьләребезнең иң актив, җаваплы, позитив фикер йөртүче һәм талантлы өлешен тәшкил итә. Сездәге иҗат потенциалы, үз эшегезгә бирелгәнлек, энтузиазм, яңа үрләр яулауга омтылу көче – теләсә нинди катлаулы бурычларны хәл итүдә төп чыганак.

Сез һәркайсыгыз үзенә бер төрле. Берәүләрегезгә – фәнни-тикшеренү эше, икенчеләрегезгә – технологияләр һәм җитештерү өлкәсе, өченчеләрегезгә – муниципаль һәм дәүләт хезмәте, дүртенчеләрегезгә волонтерлык якын. Ләкин кайсы өлкәдә көчле булуыгызга карамастан, шуны төгәл белергә тиешсез: сезнең потенциал татар халкы һәм Россия өчен бик кирәк. Ышанам ки, без бергә булганда күп эшләр башкарырга сәләтле! Сез – безнең төп интеллектуаль һәм иҗади көчебез, киләчәгебез. 

Кадерле дуслар, сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, тормыш юлыгызда уңышлар, куелган максатларыгызга ирешүегезне телибез!

Татар Штабы 

 

 

 

0

Автор публикации

не в сети 4 года

Штаб

18
Комментарии: 0Публикации: 367Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: