Мәскәү татарлары җырчы Ләйлә Халикованы искә ала

17 февраль көнне Мәскәүнең татар җәмәгатьчелеге җырчы, Бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләр лауреаты Ләйлә Халикованы искә алачак. Бу хакта җирле Татар мәдәни үзәге хәбәр итә. 
 
Чарада мәдәни үзәкнең иҗат коллективлары һәм «Ләйлә» ансамбленең элеккеге катнашучылары чыгыш ясаячак. Алар арасында «Апа-сеңел» дуэты, «Нур» фольклор ансамбле, «Ак тирә» башкорт фольклор ансамбле, «Мирас» ансамбле һ.б. артистлар бар. 
 
  • Билгеле булганча, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ләйлә Халикова 2016 елның ноябрендә инсульттан соң 69 нчы яшендә вафат булган иде. 
  • Җырчы Мәскәүдә татар мәдәниятен таныту һәм үстерү, яшь талантларны әзерләүгә зур өлеш керткән шәхес. Ул «Красота спасет мир» Халыкара бәйгесе, «Татар җыры», «Уйнагыз, гармуннар», конкурслары, «Киев сандугачы» Халыкара татар-төрки конкурсларында лаурет исеменә лаек була. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/10/180556/

0

Автор публикации

не в сети 4 года

Штаб

18
Комментарии: 0Публикации: 367Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: