Мәскәү татарларының үз Зәйнәбе бар

Зәйнәб Сөләйманова Түбән Новгород өлкәсе Тукай-Парша авылыннан. Ишле гаиләдә алтынчы бала булып туа. Алар гаиләләре белән (барлыгы җиде бала) җырга-моңга гашыйк кешеләр. Әтиләре, абыйлары баянда, курайда, скрипкада уйный.

Зәйнәб Мәскәү өлкәсе музыка көллиятен, аннары Мәскәү мәдәният институтын тәмамлый. 2001 елдан Подольск шәһәрендә «Татар моңнары» ансамблен җитәкли. Подольск татар мохтарияте эшендә актив катнаша.

Мәскәү мәдәният үзәгендә «Сөмбел» фольклор ансамблен оештырды. Илдар Шиһапов җитәкчелегендәге «Тальян» татар җыр театры солисты. Аеруча халык җырларын яратып башкара.

Зәйнәб Сөләйманова кичәсеннән видеоязманы «Мәскәү татар Штабы» тәкъдим итә.

0

Автор публикации

не в сети 4 года

Штаб

18
Комментарии: 0Публикации: 367Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: