Бердәм булыйк, бергә булыйк!

Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Җамалиевның  милләттәшләребезгә мөрәҗәгате

Кардәшләр, милләттәшләр, менә яңа елга да аяк бастык. Төкле аягың белән кил, 2021нче ел! Былтыргыдан игелеклерәк, мәрхәмәтлерәк булырсың дип өмет итәбез.

Узып киткән ел, бердән, мул уңышы белән куандырса – җиләк-җимешен, яшелчәсен күпбирсә, илебез амбарлары иген белән тулса, икенчедән, пандемия зәхмәте чире бик күп гаиләләргә кагылды, шактый корбаннар алды. Рухи-рухани дөньябызда да хилафлыклар хәттин ашкан. Әлегәчә мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты, татар тарихы сәгатьләрен үзебез теләгәнчә укыта алмыйбыз, милли мәгарифебезне аякка бастыра алмыйбыз. Татарстаннан читтәге татар төбәкләрендә, аерым алганда, Омск шәһәрендә берничә мең татар баласы мәктәпкә йөрсә дә, атнасына бер генә сәгать булса да туган телебездә белем алудан мәхрүм кала. Югыйса, татар ата-аналары, балаларыбызга татар телендә гыйлем бирегез, дип таләп иткән сурәттә, дәүләт чиновниклары милли мәгарифебезгә йөз белән борылырга  мәҗбүр булыр иде. Чи татар авылы була торып та, мәктәп уставында татар мәктәбе дигән төшенчә беркетелми, ата-аналар комитеты милли мәгарифкә битараф икән, билгеле, район түрәләре  мәктәпләрне тиешле милли дәреслекләр, татар теле укытучылары белән дә тәэмин итү чарасын күрмиячәк, татар теле, тарихы белгечләренең квалификациясен күтәреп торуны да кайгыртмаячак. Нигә болай мәгарифкә басым ясыйбыз соң? Бүген милләтебезнең сафлыгы, саулыгы өчен көрәш,  фронт сызыгы мәктәпләр аша үтә.

      Милли матбугат, гомумән, милли мәгълүмат кырында каләм уйнаткан әһелләребез, журналистлар, тәгаен алганда, блогерлар да милли мәгарифебезне, милли мәдәниятебезне кайгыртуны игүтибар үзәгенә куйсыннар иде.  Югыйса, кайбер блогерлардан, татарча язсаң, кеше җыеп булмый, дигән уфтанулар ишетергә туры килә. Начар биючегә аяклары комачаулый, диләр. Ничек язасың, ничек тырышасың бит. Акча артыннан гына куасың икән, аңлашыла инде…

      Мәгълүм сәбәпләр аркасында, халык саны алу былтырдан быелга күчте.   Һәртөрле провакацияләргә бирелмәгәндә, милләтебезнең татулыгын саулыгын, татулыгын кайгыртканда, бер милләттәшебезне дә югалтмабыз, тагын да ишлерәк, бердәмрәк халык булырбыз, иншала!

Бердәм булыйк, бергә булыйк, кардәшләр, милләттәшләр!

0

Автор публикации

не в сети 2 месяца

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: