«Православларга үрнәк булсын». Мәскәү татарлары Әгерҗедә кәшәнә төземәкче

Мәскәү татарлары Штабы Әгерҗедә элекке чиркәү урынында кәшәнә (часовня) төзергә алынулары турында хәбәр иткәч, татар мөселманнары арасында бу төрле фикерләр уятты. Азатлык бу хакта Штаб җитәкчесе Рөстәм Ямалиев белән сөйләште.

— Бу бик актуаль тема булып чыкты бу. Минзәлә каршында Кама аркылы Кызыл Яр (Красный Бор) бар. Шунда бик зур агач чиркәү бар иде. Унсигезенче гасыр башында төзелгән. Ул янгач, кирпечтән бик зур чиркәү төзегәннәр. Анда чиркәү мәктәбе булган. Кешеләрне дәваларга өйрәткәннәр, укырга-язарга өйрәткәннәр. Янәшәсендә күренекле чиркәү кешеләре яшәгән. 1930нчы елларда чиркәү ябылган, аны шартлатып, бульдозерлар белән эттереп җимергәннәр.

Чиркәү зиратында бик танылган кешеләр күмелгән. Шул шәхесләр аркасында бу бик абруйлы урын иде. Кешеләр, зират янына килеп, зират тирәли өч тапкыр әйләнеп, шифа алып китеп була дип белгән. Бала таба алмаучылар да балага уза дип ышанганнар. Анда гомер буе чиркәүдә эшләгән кешеләр, чиркәүгә ярдәм итеп яшәгән аксөякләр күмелгән. Совет вакытында бульдозерлар белән 250 еллык чиркәү янындагы кабер ташларын алып, ике-өч самосвал белән сөякләр-такталар, бөтен чүп-чарны зират янында казылган канауга аударганнар. Зиратның коймасы да, тәресе дә, аерым билгесе дә юк.

Рөстәм Ямалиев
Рөстәм Ямалиев

Кызыл Ярда Штаб шефлыкка алган балалар йорты бар. Балаларны беренче сентябрьгә әзерлибез. Штаб шефлыгындагы мәчет бар. Без анда барып ифтарлар уздырганда, безгә һәрвакыт кешеләр килеп, зинһар, берәр нәрсә — йә койма ясагыз, йә тәре куегыз, дип сорыйлар.

— Татарлармы?

— Юк, урыслар. Бу бит православлар. Минем әби «Урыслар булса да, берәр койма куярга иде аларга», ди иде. Чөнки анда сөякләрнең чүп-чар белән өелеп ятуын бөтен кеше күреп торды. Кем анда күмелгән — хәзер инде исемлекләре бар. Әгерҗедә Татар конгрессы активистлары бар, алар исемлекләрне таба. Безнең Штабта православ татарлар да бар. Аксакаллар шурасына 4-5 ел эчендә берничә хат килде, бездән берәр нинди койма ясап яки тәре куеп, кәшәнә ясагыз, дип сорыйлар. Безнең Аксакаллар шурасы рәисе академик Йолдыз Хәлиуллин Әгерҗедән. Аның Әгерҗедәге дуслары гел хат язып тора. Шурада киңәшкәндә, фикерләр дә аерылды: «Ничек инде татарлар, мөселманнар тәре куеп йөрсен?» диючеләр дә булды. Уйладык-уйладык та, урындагы авыл советына хат яздык. Конгрессның Әгерҗедәге бүлеге дә рәсми рөхсәт бирде: «Мөмкинлегегез булса, төзегез инде, безгә дә кешеләрдән андый хатлар килә. Кызыл Яр өчен бу бик статуслы урын, койма булса да тотыгыз». Анда «кара казучылар» да бар, бәлки берәр нәрсә табарбыз дип, кырыйдан казый башлаганнар.

— Нинди реакция буласын чамалаган идегезме?

— Шундый ажиотаж булыр, тәнкыйть булыр дип уйламаган идек. Әгәр мин сезгә татар-мөселманнарның миңа нинди хатлар язганын күрсәтсәм… «Нигә сез шундый эш эшлисез», «Безгә килешми бит», сез сатлык, сез фәлән-төгән… Штабка моның кадәр тәнкыйть булганы юк иде, без татар-мөселман дөньясында ниндидер гаеп иясе булдык.

— Хәзер нишләргә җыенасыз?

Без православларга да үрнәк күрсәтәбез, бәлки сез дә татарларга шундый ук мөнәсәбәттә булырсыз дип

— Без җыелып киңәштек инде, уебыздан баш тартмаячакбыз. Хәзер без коймага заказ бирдек, акчасын тапшырдык, тәресен үзебез куймыйбыз, алар куялар. Койма тотып, тәре куеп, кәшәнә куйсак, ул православлар өчен хаҗ кылу урыны булачак — андый урын Татарстанда юк иде. Без православларга да үрнәк күрсәтәбез — менә без сезгә ничек, бәлки сез дә татарларга шундый ук мөнәсәбәттә булырсыз дип. Икенчедән, яшьләргә үрнәк — Икенче дөнья сугышы батырларының, репрессияләнгән шәхесләрнең күмәк каберлекләре бар. Ничә мулла, попларны репрессия елларында атканнар, күбесенең исемнәрен белмибез. Тәнкыйтькә ничек тә түзәрбез. Дөрес эш бу, без куймасак, аны беркем куймаячак. Минем әби тынычлап йокласын, мин аның сүзләрен гел искә төшерәм.

— Әбиегез кайсы диндә иде?

— Әби Уразайдан, ире — укыган шәкерт. Ул чакта гарәпчә язарга ярамаган, бик белемле булса да. Ятлап укыту методикасы белән намазлар өйрәткән. Мөхлисә Бубыйаларга бик нык тәэсир иткән. Мөхлисә Бубый бездә берничә тапкыр кунган, алар белән аралашкан. Әби көн саен укый торган булган. Бабай — мулла, сугышның беренче елында ук үлеп киткән. Ул йөзләгән-меңләгән кешене намазга бастырган кеше. Минем әби мөселман булса да, «Ничек инде алар койма тотмыйлар, ничек инде шулай каберләрне кабәхәтләрчә мыскыл иткәннәр?» дип әйтә иде. Ул минем йөрәктә калды. Ифтарларга килгәч, «Без тынычлап теге дөньяга китә алмыйбыз, тынычлап йоклый алмыйбыз» дип үтенеп сораучылар күп булгач, хатлар алгач, без бу эшне эшләргә уйладык.

— Штабта православ татарлар да күпме?

— Күп. Штабка иконалар да бүләк иткәннәре бар. Без бит аларга гыйбадәт предметы буларак түгел, антиквариат дип карыйбыз. Ул иконаларны җыеп, Питрау көненә бүләк итеп бирдек. Монда бит сәясәт тә бар — без монда җанисәп турында сөйлибез. Бездә бит православ татарлар да бар, алар да безнеке бит. Чиркәү зиратында да чукынган татарлар да бар, исемлекләрдә татар исем-фамилияләре белән күмелгән православлар да бар. Алар да безнеке бит. Дәвалаучылар урысны да, татарны да, удмуртны да дәвалаган. Мөселманмы, түгелме — сорамаганнар. Безнең шефлыктагы балалар йортында без балалардан «син мөселманмы, христианмы?» дип сорамыйбыз. Машина белән барганда юл аша чыгучы әбигә ярдәм иткәндә сез «Православмы?» дип сорамыйсыз бит. Монда тәнкыйть урынлы түгел, минемчә.

https://www.azatliq.org/a/30881941.html

0

Автор публикации

не в сети 2 месяца

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: