Мәскәү татарлары Коръәнне тәрҗемә иткән Валерия Порохова турында фильм төшергән

Мәрхүмә Валерия Порохованың бер еллыгын татар җәмәгатьчелеге билгеләп үтте.

 
Рәмис Латыйпов
 

(Мәскәү, 24 сентябрь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов), Мәскәү татарлары Валерия Порохованың вафатына бер ел булу уңаеннан кичә уздырды. Анда җыелган кунакларга Коръәнне тәрҗемә иткән ханым турында фильм чыгуы хакында хәбәр ителде.

«Ике атна ел элек аның өендә, эш кабинетында булып, Валерия Порохованың гадәти тормышта нинди булуы турында фильм төшердек. Без аны бөек кеше дип беләбез, әмма ире белән ничек танышканнар, ничек яшәгәннәр, шул хакта җиткерәсебез килде», — дип сөйләде Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев.

Рөстәм Ямалиев әйтүенчә, Валерия Порохова белән Мәскәү татарлары ун ел тирәсе аралашкан. Аны «бик якын дустыбыз, фикердәшебез» дип искә алдылар. Валерия Порохованың вафат булуына 40 көн дә Мәскәү татарлары штабында узган иде. Рөстәм Ямалиев Валерия Порохованың бик популяр шәхес булуын билгеләп үтте. Мәсәлән, аның татарлар белән сөйләшүе төшерелгән роликны 300 мең тапкыр караганнар.

Ул бу чараны уздырган өчен Мәскәү татарларына зур рәхмәтен белдерде, Валерия Порохованың Исламга килүе һәм Коръәнне тәрҗемә итүе турында сөйләде. Аның фикеренчә, 1940 елда Ухта шәһәрендә туган рус хатыны, Коръәнне халыкка танытып, тарихи вакыйга сәбәпчесе булган.

Рөстәм Ямалиев «Татар-информ» хәбәрчесенә Валерия Порохова белән фикер каршылыгы булуны искә төшерде. «Аңа безнең татар теле, мәчетләрдәге татарча вәгазьләр турындагы фикерләр ошап бетми иде. Ул Исламда татар юк. Ислам ул бөтен кешегә Ислам», — дип әйтә килде. Әмма татарлар турында Порохова югары фикердә иде. Ул татарларның генетик яктан белемгә омтылышлы дип әйтә иде», — дип сөйләде ул.

«Әмма без үз фикеребездә калдык, аның белән дә дуслыкны сакладык. Без үзебез Исламның татарлыкны саклап калуда ролен аңлыйбыз. Шуңа күрә аның барында фикер каршылыгына китергән бу бәхәсле теманы күтәрмәскә тырыштык», — диде Рөстәм Ямалиев.

 
0

Автор публикации

не в сети 2 месяца

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: