Бер татарны да югалтмыйбыз!

Барыбер өметне өзмибез, төрле кыенлыкларны җиңә-җиңә, телебезне белмәгән милләттәшләребезнең үзләрен татар дип танулары, милли гореф-гадәтләребезне, телебезне өйрәнүләре юнәлешендә эшлибез

Рәсми мәгълүматларга караганда, Мәскәүдә хәзерге вакытта якынча 12 миллион кеше гомер кичерә, чынлыкта исә бу сан 20 миллионга җитеп килә. Якынча исәп-хисаплар башкала халкының бер миллионы татар булуын күрсәтә. Алдагы җанисәп кампаниясе якынлашкан көннәрдә “Мәскәү татарлары штабы” да аңа әзерлек эшен күз уңыннан төшерми. Үзләренең бу юнәлештә кылган эш-гамәлләре турында штаб җитәкчесе Рөстәм Ямалиев менә ниләр сөйли.

Халык санын алуга бәйле эшчәнлегебез 2019 елда, җан­исәп турында сүз чыккач та башланды. Әмма Мәскәүдә халык санын алуга әзерлек эшләре авырлык белән бара, чөнки туган телендә сөйләшә, аралаша торган кешеләр бик аз. Күбесенең татар икәнен исем-фамилиясе генә белдерә. Нәтиҗәдә милләттәшләребезнең башка милләтләр белән кушылуы, башкача әйтсәк, ассимиляция көчәя бара. Якынча исәп­ләүләр күрсәткәнчә, Мәскәүдә катнаш никахлар 90 процент тәшкил итә. Башка милләт кешесе белән кушылган гаиләнең татар булмавы, анда безнең телебезне гореф-гадәтләрне балалары гына түгел, аларның ата-аналары да белмәве, сакламавы күптән мәгълүм. Әмма барыбер өметне өзмибез, төрле кыенлыкларны җиңә-җиңә, телебезне белмәгән милләттәшләребезнең үзләрен татар дип танулары, милли гореф-гадәтләребезне, телебезне өйрәнүләре юнәлешендә эшлибез. Бер милләттәшебездән дә баш тартмыйбыз, күз уңыннан ычкындырмыйбыз. Насари динендәгеләрне дә, Түбән Новгород ягыннан килгән мишәрләрне дә, Себер татарларын да штабыбызга чакырып, түгәрәк өстәл янында әңгәмәләр корып, аларга берәр ярдәм кирәк булганда булышып торабыз. 

Безнең ДЛ-16 клубы бар. Ул да өстәмә рәвештә “штаб”ка кайбер эшләрне йөкли. Без халык санын алу уңаеннан 15 фильм-ролик тәкъдим иттек. Алар бүгенге көндә Youtube каналында күрсәтелә. Камал театры артистлары ярдәмендә тагын биш профессиональ фильм төшерергә әзерләнәбез. 

Халык санын алуга әзерлек уңаеннан “Милли йортыбызны саклыйк!” шигаре белән “Татар углы татармын” дигән китап бастырырга булдык. Ул тирән эчтәлекле, олы мәгънәгә ия басма булып дөнья күрәчәк. Китап озак уйланулар, бергәләп киңәшүләр аша әзерләнде. Безнең арада телебезне, тарихыбызны, милләтне саклауга кагылышлы барлык мәсьәләләрне тирәнтен белә, бу хакта борчыла, аны уңай хәл итү юлларын эзли, бу юнәлештә үзе дә күп гамәлләр кыла торган гыйлем ияләре хәтсез. Менә шундый тирән фикергә ия 100 кеше таптык, алар татар халкына мөрәҗәгать язды. Алар арасында академик Индус Таһиров, профессор Хатип Миңнегулов кебек галимнәребез бар. Хезмәт драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның “Татар кодексы”ннан башлана. Һәм бу китап гади генә басма да түгел, аны укыгач, милләтебезгә, тарихыбызга карата уй-фикерләр, фәлсәфи карашлар тамырдан үзгәрә, халкыбызга ихтирам уяна. Тирән идеология белән сугарылган басма татар халкы стратегиясе кебек. “Татар углы татармын” 10 мең тираж белән басылачак. Җанисәпкә әзерләнү чорында бу китапны барлык оешмаларга таратырга телибез. Ул үз халкын сөйгән һәр татарның өстәл әсбабы, киләчәк буыннарга да бүләк булачак. 

Төрки халыклар белән дә элемтәне югалтмыйбыз. Алар “Татар углы татармын” хезмәтен латин графикасында нәшер итүебезне дә сорый. Мөмкинлек табуга, китап латин хәрефләре белән дә дөнья күрәчәк. 

Аннары “Мәскәү татарлары штабы” быел бик шәп календарь да чыгарды. Анда русча-татарча сүзлек тә, танылган кешеләрнең истәлекле даталары да бар. 5000 данәдә нәшер ителгән календарьны барлык татар оешмаларына өләштек, 500 ен Башкортстанның, күп өлешен Татарстанның төрле оешмаларына бирдек. 

 “Штаб”ыбызга даими рәвештә татар яшьләрен җыюны, егет-кызларыбызга үзара аралашу мөмкинлеген тудыруны да бурычыбыз иттек. Алар “штаб”­та очраша, бергәләп уеннар оештыра, табигатьтә ял итә, бию кичәләренә бергә бара. Әлбәттә, аралашуларның нәтиҗәсе еш кына туйлар белән тәмамлана, ел саен унлап чамасы татар гаиләләре барлыкка килә. Әмма, барыбер дә, яшьләребезне тәрбияләү өчен башкалада татар мохитен тудыра торган оешмалар кирәк. 

“Штаб”та яшьләр өчен татар халкының сәгадәтле, җылы, нурлы өе мохитен булдырыр­га тырышабыз. Бездә татар композиторлары язган көйләр, туган телебездәге җырлар яңгырап тора. Татар халкы бик кунакчыл. Яшьләребез өчен табыныбызга милли ризык­ларыбыз мул куела. “Штаб”та Ураза, Корбан бәйрәмнәре дә мөселманча уза. Хәзрәтне чакырабыз, ул бәйрәмне вәгазь сөйләү белән башлап җибәрә. Ел саен “Беренче намаз”дигән чара үткәрәбез. 

Яшьләр, студентлар, укучылар социаль челтәрләрдә аралашуны, Интернетны үз итә. Шуңа да егет-кызларыбызны үзебезгә интернет аша тарту эшен дә алып барырга онытмыйбыз, аларның үзара татарча аралашуына әһәмият бирәбез. Без дә шушы нияттән блогерларыбызны Казанныкылар белән дә очраштырдык. Аларга көн саен смартфоннарда үзара татар телендә сөйләшеп алу кирәклеген искәртеп торабыз. Бер җөмлә булса да язсыннар. Иртәгә – икене. “Мәскәү татарлары штабы” күптән яшьләр белән даими эшләсә дә, безнең карамакта “Татар яшьләре штабы” күптән түгел генә эшли башлады. Аны ачканыбызга ярты елдан артык кына әле. Клубны оештыру алар белән аралашуны нәтиҗәлерәк итә. Аның лидеры Таһир Мөхәмәтдинов. 15-16 яшьлек егет-кызларны шунда тартып, интернетта татарча аралашу үрнәкләрен күрсәтәбез. Бүгенге көндә “Штаб”ны YouTube сайтында – 10 мең, Инстаграмда 40 мең кеше карый. Әмма хикмәт анда гына да түгел. Без дәүләти оешма булмаганлыктан, кайбер мәсьәләләрдә кырыслык та күрсәтәбез, кайбер фикерләрне кискенрәк әйтәбез. Катнаш никах мәсьәләсенә дә катгыйрак киләбез, алдагы тормышларында җитди авырлыклар килеп чыгасын аңлатабыз. Яшьләр штабта милли гореф-гадәтләребез белән дә таныша. Әйтик, күптән түгел, яшьләрне җыеп, мөселман кешесен соңга юлга озату турында сөйләштек. Насариларның һәм мөселманнарның гореф-гадәтләрендә күп нәрсәләр үзгә. Кеше җирләү, балага исем кушу кебек йолаларыбыз тамырдан аерыла. Катнаш никах булганда, әлбәттә, гаиләдә кыенлыклар, үзара каршылыклар тумый калмый. 

Без башка оешмалардан нәкъ менә идеологиябез белән аерылабыз. Ул идеология тренингка нигезләнгән. Яшьләрнең миллилек йөрәк түренә үтеп керсен, күңелләренә сеңсен өчен алар белән кичә дәвамында “Син –татар, синең туган телең татар. Безнең элек үз дәүләтләребез булган. Безгә әби-бабайлардан мирас булып калган телебез өзелергә тиеш түгел”, дигән формадарак тәрбия үткәрәбез, шушы рәвешле яшьләрдә эчке яшерен хисләрен уятып, милли үзаң тәрбияләп, алар күңеленә оеткы салабыз. Аларга тиздән җанисәп кебек әһәмиятле кампания булачагын, анда аларның үз тамырларын истә тотуларын, милләтләрен беренче урынга куеп язу кирәклеген дә искәртәбез. 

Кеше ул – тәрбия җимеше. Милли үзаң бериш кешедә бар, кайберсендә – юк. Егет-кызларыбызда да татар булулары белән горурлану хисләрен уятасы килә. Безнең күзәтүләребездән чыгып әйткәндә, алып барган эшләребезнең нәтиҗәсе дә күренә. Тренинглардан соң 50-70ләп егет-кызда татар халкы тарихы, үз милләте гореф-гадәтләре белән кызыксыну башлана. Ә очрашулар еш була, елына 100әр чара үткәргән вакытлар бар. 

Милләтне төбәкләргә бүлеп карамасак та, аерым рәвештә Башкортстан татарлары белән дә очрашып торабыз. Анда без җибәргән хәбәрләр, материаллар белән 650 оешма һәм аерым кешеләр танышып бара. Бу республикада да төрле милли кичәләр оештырабыз. Декабрь аенда 34 районны җыеп зур сөйләшү уздырдык. Аларга шулай ук татар телендә нәшер ителгән газета-журналлар тараттык. Шул ук вакытта татар районнарындагы мәчетләргә дә булышабыз. Районда хакимият башлыгы, участок полициясе, мәктәп директоры кебек вазифаи кешеләргә, татарларны башкорт дип язарга өндәп йөрүчеләр булганда, бу хакта безгә хәбәр итүләрен сорыйбыз. “Штаб”ның аларны үз каналлары аша кисәтү мөмкинлеге бар. Мәскәүдә инде татар белән дә, башкорт белән дә очрашып торабыз. Без алар белән тату яшәргә тиеш. 

“Штаб” халкыбызның бөек уллары, мәшһүр татарларга кагылышлы истәлекле көннәрне дә яшьләребез катнашында билгеләп үтә. Безгә Муса Җәлил, Габдулла Тукай исемнәре аеруча кадерле. Патриот шагыйрь турында ялган хәбәрләр таралган вакытта Мәскәүдә гомер кичергән тарих фәннәре докторы Абделхан Әхтәмҗан, Германиягә барып, архивларда утырып, Муса Җәлил батырлыгын дәлилли торган документларны табып кайтты һәм шуның белән төрле уйдырмаларга җавап бирде. 

“Штаб”та һәр елны каһарман шагыйрьгә багышланган кичәләр үтә. Без шулай ук М.Җәлил турында биш фильм-ролик төшердек. Алар Youtube сайтына урнаштырылган. Шагыйрьнең кызы Чулпан ханым белән даими элемтәдә яшибез, аның катнашында кичәләр дә оештырдык. Җәмәгатьчелек патриот шагыйрьнең 115 еллык юбилее көннәрдә Чулпан Җәлиловнаны кабат “штаб”ка чакырырга, аның катнашында зур кичә уздырырга килештек. Каһарманның кызы яшьләребез хәтерендә матур бер истәлек булып калырга тиеш. Чулпан ханымга әтисен сугышка озатканда биш яшь тә тулмаган була. Ул шушы мизгелләрне бик ачык хәтерли, истәлекләрен дулкынланып сөйли. Шагыйрьнең кызыннан әлеге хатирәләрне ишетү бөтенләй икенче әйбер. Аннары без Мәскәү өлкәсенең берничә урынында М.Җәлил Г.Тукай һәйкәлләрен янәшә куячакбыз. “Штаб” җитәкчелеге шулай ук яшьләребезне Мәскәүдә шушы сыннарның проектын эшләгән скульптор Евгений Шишкин белән дә очраштырырга ниятли. Алар сынчыга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак. 

“Штаб” шулай ук Мәскәүдә яшәүче милләттәшләребезне Татарстанда һәм Россиянең Ижевск, Уфа, Түбән Новгород, Самара, Магнитогорск һ.б. шәһәр-төбәкләрендә туган телебездә нәшер ителә һәм татар халкы мәнфәгатьләрен кайгыртып, тарихыбыз, мәдәниятебез турында рус телендә яза торган газета-журналлар белән таныштырып баруны да максат итә. Без шушы нияттән төрле оешмаларга, уку йортларына, ветераннарга һ.б. күп кенә матбугатны үз хисабыбызга яздырабыз, бушлай таратуны оештырабыз. Бу Мәскәүдә яшәүчеләрнең татар дөньясында барган вакыйгалар белән танышып баруына булышса, көндәлек матбугат чараларына да сизелерлек ярдәм. 

Сөембикә Кашапова.

Тулырак: http://madanizhomga.ru/news/kn-temasyi/ber-tatarny-da-yugaltmyybyz

0

Автор публикации

не в сети 2 месяца

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: