Изге айда – күркәм гамәлләр Салагыш авылында

Изге айда – күркәм гамәлләр
Салагыш авылында Мәскәүнең “Татар штабы“ җитәкчесе Рөстәм Ямалиев ифтар ашы үткәрде. Төрле җирләрдә гомер кичерсәләр дә еш аралашып, бердәм булып яшәүче зур нәсел вәкилләре Түбән Кама, Чаллы, Әгерҗе, Ижау, Сарапул калаларыннан, районыбызның Кичкетаң, Ямурза, Уразай, Красный бор авылларыннан килгән иде.
Шәкертнекеләр
Рөстәм Фаиз улының Нурмөхәммәт бабасы Уфа мәдрәсәсендә укыган бик абруйлы кеше булган. Аны “Шәкерт“ дип йөрткәннәр. Сигез баласын ятим итеп Ватан сугышында һәлак була.
– Без, шәкертнекеләр, бабамнар эшен дәвам итәргә тиешле икәнебезне һәрвакыт тоеп яшибез һәм бу юнәлештә кулдан килгәнчә изге гамәлләр кылабыз, – диде Мәскәүдә яшәүче игелекле эшмәкәр.
Сафлар тыгыз булды
Рамазан аенда Салагышта ифтар ашына җыелучылар иң элек мәчеткә җыелдылар. Кырынды, Ямурза, Уразай, Тат.Чилчә авылларыннан да имам-хатыйплар чакырылган чараны Салагыш имам-хатыйбы Данис Хатыйпов башлап җибәрде. Уразай имам-хатыйбы Бибель Ибраһимов Гает бәйрәме, хидия һәм фитр сәдакалары турында сөйләде. Кырындыдан Мөбин хәзрәт Кәримуллин Коръән турында тирән эчтәлекле вәгазеннән соң Кадер кичәсенең әһәмиятен тәфсилләп аңлатты.
Ифтар – чын күңелдән, хис-йөрәк белән
Әнә шулай ди Рөстәм Фаиз улы. Аның Мәскәүдән махсус кайтып ата-бабасы туган һәм гомер иткән төбәктә ифтар уздырырга җыенуын белгәч, иң элек Мәдьяр кызы – әнисе Гөлҗәүһәр апа хәер-фатихасын бирә. Сеңлесе Лениза Гайнуллина да бу изге гамәлне хуп күрә:
– Мин озак еллар Чаллыдагы хастаханәне җитәкләдем. Эш мәшәкатьләре белән туганнар белән еш аралашырга мөмкинлек булмады. Бу ифтарда икетуганнарымның кайбер балаларын беренче тапкыр күрдем. Яшь барган саен әти-әни туган җирләргә ешрак аяк басу, туганнар белән ешрак күрешү теләге арта. Бу ифтар бик әйбәт күрешү урыныбыз да булды. Салагышта яшәүче туганыбыз Лениза Шәрипова төзегән нәсел шәҗәрәсен тагын бер кат бергәләп карап чыктык,– ди Лениза Фаиз кызы.
Ифтарда мулдан әзерләнгән табында сыйланганнан соң Коръән аятьләре укылып, мәрхүмнәрнең рухларына багышлап дога кылынды.
Рәхмәт ишетүе рәхәт
Рөстәм Фаиз улы изге ашка килүчеләргә, аш–су осталарына, ерак араларны якын итеп кайткан “шәкертнеке“ләргә, халыкка хезмәт итүче авыл муллаларына, бай иманлы мөселман кардәшләренә рәхмәт әйтте.
Изге ашка килүчеләр ата-ана җирен зурлаучы, мәчетләргә, приютка, матбугат чараларына матди ярдәм күрсәтүче, татар халкының телен, традицияләрен, мәдәниятен саклап калу һәм үстерү юнәлешендә зур максатлар куеп армый-талмый эшләүче Мәскәүдәге “Татар штабы“ җитәкчесе Рөстәм Ямалиевка эшендә уңышлар, үзенә һәм якыннарына сәламәтлек теләде.
Ифтар ашыннан соң һәркемгә Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсе, Мәскәү татарлары штабының 2021 елга календаре һәм күчтәнәчләр өләшенде.
Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

0

Автор публикации

не в сети 2 месяца

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: