“Татар Штабы”ның яңа ел котлавы яки инкыйразны туктатыйк

“Мәскәү татар Штабы” җир шарының төрле кыйтгаларына сибелеп яшәүче татар халкын якынлашып килгән яңа ел белән тәбрикли һәм 2019 елда милли тормышта актив катнашуларын теләп кала.

2018 ел татар халкы өчен зур өметләр, ышанычлар, шул ук вакытта җитди сынаулар, зур югалтулар елы булды. Татарстанда 2017 елда башланган татар телен укыту кризисы 2018 елда туган телләрне ихтыярый укытуга калдыру сәясәте белән дәвам итте. Билгеле, Татарстанда татар телен мәҗбүри укытуны туктатуны Казаннан читтә яшәүче милләттәшләр бик авыр кичерде. Чөнки Татарстан, Казан – безнең өмет, маяк, милли кыйбла.

Ләкин өметсезлеккә бирелергә, кул кушырып утырырга ярамый. Эшләргә, тырмашырга кирәк. Шуңа күрә “Татар Штабы” 2018 елда җиң сызганып эшләргә һәм Мәскәүдә яшәүче милләттәшләребездә өмет уяту бурычын куйды. Бер-бер артлы яшьләр өчен яңа проектлар булдырып, “Масштаб” эшлекле клубын эшләтеп җибәрдек, “Уртак фикер” дисскуссия клубын активлаштырдык. Яшь буын татарларны язучылар, галимнәр, тарихчылар, эшмәкәрләр белән очраштыра башладык. Чөнки күп нәрсә үзебездән тора. Безгә хәзер киләчәктә татар балалар бакчасы, мәктәпләре ачарлык эшмәкәрләр, тарих язарлык галимнәр, татар көйләрен башкарырлык җырчылар, милләтне әйдәп барырлык лидерлар тәрбияләргә кирәк. Моның өчен орлыкны бүген чәчеп, суын сибеп, аларны күз карасыдай саклап үстерергә кирәк. Безнеңчә, Гаяз Исхакый фаразлаган инкыйразны без бары тик үзебез генә туктата алабыз. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк соң?

Беренче чиратта милли үзаңны үстерергә, татар балалар бакчалары, мәктәпләре ачарга кирәк. Болардан кала татар сәнгатен, мәдәниятен, әдәбиятен яңа баскычка күтәрү сорала. Аннан татарларны милли оешмалар, бигрәк тә, Бөтендөнья Татар конгрессы тирәсендә туплауны активлаштырырга кирәк. Милли оешмалар тирәсендә туплау мәсьәләсенә килгәндә, 2018 елда “Татар Штабы” 100дән артык чара оештырып, аларга 10 меңгә якын кешене җәлеп итте. Милләт тормышы турында 200гә якын видеоролик әзерләдек, татар матбугатына язылып, басмаларны милләттәшләр арасында тарату эшен күрдек. Гомумән, башкалада бер генә татар чарасы да безнең катнаштан башка узмый. Әйе, безне кайбер татар яки Татарстанга якын даирәләрдә тәнкыйтьләүчеләр, татар теле проблемасы хакында түгәрәк өстәлләр оештырган өчен ачык-ачык аяк чалырга тырышып көлкегә калучылар да бар. Ләкин без маргиналлашкан, Татарстанга, татарга каршы эшләүләрен үзләре дә аңламаган шәхесләргә игътибар итмәскә тырышабыз. Барысына да галиҗәнәп тарих үзе бәя бирер дип ышанабыз. Безнең дә гаепләребез, эшләп бетермәгән эшләребез, кимчелекле якларыбыз бардыр. Мисал өчен, 2018 елда М. Җәлил исемендәге 1186 татар мәктәбенә 75 бала гына өстәлгән. Ә нишләп 175 түгел? Берләшеп хәрәкәт итсәк, бәлки, шундый нәтиҗәгә ирешкән булыр идек? Менә нәрсә турында уйларга кирәк! Аннан соң Россия Президенты сайлавы алдыннан ил лидерына тавыш бирергә чакыруны да гаеп санаучылар табылды. Кем дисәгез, бер дә читләр түгел, үзебезнекеләр. Ләкин без монда гаепләрлек җинаять күрмибез. “Анда барма, монда кил” -, дип утырыр вакыт түгел, егетләр! Шуңа яңа елда барлык татарларга бердәмлеккә ирешүләрен теләп калабыз!

Хөрмәтле милләттәшләр! Безнең сезгә яңа елда берничә үтенечебез бар. Алар барысы да милләт тормышы, татар теле белән бәйләгән. Әйдәгез интернет кырында татар тормышына кагылышлы яңалыкларны, язмаларны, видеоларны таратуны активлаштырыйк. Мәсәлән, “Татар Штабы”гың ютуб каналындагы (Штаб татар Татары Москвы дип атала) роликларын төрле җирләрдә яшәүче татарларга күрсәтеп, милли эшләргә үз өлешегезне кертер идегез.

Яңа ел алдыннан безнең белән бергә булган, безнең проектларда катнашкан барлык шәхесләргә зур рәхмәтебезне белдерәсебез килә. Сезнең барлыкны тоеп эшләү безгә бетмәс-төкәнмәс көч, өмет чаткысы бирә. Безнең өчен татар тавышын ишетү, каядыр татар теле яңгырау бик мөһим. Чөнки безнең төп максатыбыз – Мәскәүдә татар телен, мәәдәниятен һәм татарның үзен югары дәрәҗәгә күтәрү.

Газиз милләттәшләр, яңа 2019 ел татар халкына муллык, бәрәкәт, горурлык, милли хөрлек алып килсен иде! Яңа елда милләтебез киләчәге өчен зур җаваплылык сизеп, яңа проектларны тормышка ашырырга насыйп булсын! Әйдәгез бер-беребезне яңа ел белән татарча котлашыйк! Чөнки татар телен саклауның иң үтемле юлы – татарча сөйләшү! Татар теле өчен көрәшергә дә, татарча сөйләшергә дә кирәк!

 Изге яңа ел теләкләре белән,

“Мәскәү Татар Штабы” лидеры Рөстәм Ямалеев

 

0

Автор публикации

не в сети 4 года

Штаб

18
Комментарии: 0Публикации: 367Регистрация: 20-09-2018

Добавить комментарий

Войти с помощью: