Татарстанның 100 еллыгына Мәскәү татарларыннан күчтәнәч

Мәскәү татарлары Штабы турында еш ишетәбез. Гел ниндидер чаралар уздырып, читтә яшәүче милләттәшләрне берләштереп, татар дөньясында үз сүзләрен әйтеп тора алар. Менә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан да 100 танылган шәхес белән видеоинтервью әзерләгәннәр. Шәхесләр үз язмышлары, милләт, Татарстан, халык санын алу турында сөйли.

– Чирек гасыр элек КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Табиев ДЛ-16 клубын («клуб деловых людей» дигәннән кыскартылган) төзи. 2015нче елда, Табиев вафатыннан соң, бу брендка яңа сулыш бирү турында уйлана башлыйлар. Һәм бу эшкә Штаб алына, клубның җитәкчелек органы – координация советы булдырыла. Хәзер аны Рәсим Акчурин җитәкли. Менә шушы ДЛ-16 ел ярым элек Штабка: «ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан 100 кызыклы шәхес белән фильм эшләгез әле», – дип мөрәҗәгать итте.

Чынлап та, бик кызыклы шәхесләр белән интервьюлар әзерләнде. Алар арасында легендар генерал, хәрби фәннәр Академиясе Президенты Мәхмүт Гәрәев; Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов; Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин; Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев; профессор һәм җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин; академик Роберт Нигъмәтуллин; язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Мөхәммәдиев; Русиянең атказанган табибы Дания Кәримова; композитор Рәшит Кәлимуллин һәм башкалар бар. Милләт турында, Татарстан турында бик кызыклы фикерләр әйттеләр. Бөек Ватан сугышында катнашкан 5 кеше белән әңгәмә кордык. Аларның иң яшенә дә 96 инде. Үз язмышларын, сугышта күргәннәрен сөйләделәр – исең китәрлек тарих!

Без бу видеоинтервьюларны халык санын алуны да истә тотып әзерләдек. Киләчәктә барысын бергә туплап, диск чыгарырга телибез, – дип сөйләде проект турында Мәскәү татарлары Штабы координаторы Гөлнара Яруллина.

Кызганыч, Штаб әңгәмә корган кешеләрнең кайберләре бүген вафат инде. Мәсәлән, генерал Мәхмүт Гәрәев арабыздан китеп барды. Шул ук Мәхмүт Гәрәевнең һәм башка милләттәшләребезнең китаплары басылган «Ихсан» нәшриятын гамәлгә куючы Яхъя Губидуллин 91 яшендә бакыйлыкка күчте. Әле күптән түгел генә Чувашиядәге татар автономиясе җитәкчесе Фәрит Гибатдинов вафат булды. Алар соңгы интервьюларын нәкъ менә Мәскәү татарлары Штабына биреп калган. «Хәзер бу шәхесләрнең интервьюларын кабат карыйбыз да, нинди акыллы фикерләр әйткәннәр, дип сокланабыз. Халык шагыйре Роберт Миңнуллин белән дә әңгәмә язарга тиеш идек, очрашу турында берничә тапкыр сөйләштек тә. Кызганыч, өлгерә алмый калдык», – ди Гөлнара.

Штаб моның белән генә тукталып калырга җыенмый. «Алдан ук үзебезгә, ТАССРның 100 еллыгына 100 чара үткәрәбез, дип әйтеп куйган идек. Мәсәлән, аксакаллар белән очрашулар, картиналар күргәзмәсе, китап тәкъдим итү кичәсе, ифтар, корбан ашлары уздырдык. Ун китапханәнең уку залларына татар телендә чыга торган газета-журналлар яздырдык. Ижауда, Сергачта татар матбугатына язылу кампаниясе уздырдык. Бу чаралар барысы да милләттәшләрне берләштерә», – дип сөйләде Мәскәү татарлары Штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев.

МӘСКӘҮ ТАТАРЛАРЫ ШТАБЫ АЛГАН ИНТЕРВЬЮЛАРДАН ӨЗЕМТӘЛӘР

100 яшьлек ветеран Гали ГАРИФУЛЛИН:

– Мин Кукмара районы, Сабанчы авылында туып үстем. 1940нчы елда мине армиягә алдылар, ә 1941дә сугыш башланды. Безне беренче көннән үк фронтка җибәрделәр. Смоленск өлкәсендәге артиллерия полкына эләктем, разведчик идем. Берзаман безнең полк тулысы белән чолганышта калды. Командир әйтә, ничек булдыра алабыз, кем ничек булдыра ала – шулай котылырга кирәк, ди. Бәхетем бар икән: мин чолганыштан чыга алдым. Пленга алгач, немецлар безне колоннага тезделәр дә яндырырга – крематорийга алып киттеләр. Ике яктан конвой саклап бара, этләре дә бар. Мин колонна кырыеннан атлап бара идем. Күрәм: юл читендә тирән канау, зур торба сузылган. Тәгәрәп тә төштем, шул торба эченә кереп тә качтым. Беркем дә күрми калды. Менә шулай гына исән калдым мин.

Үзебезнең якка чыккач, мине «особый отдел»га җибәрделәр. Чолганыштан котылу бер хәл, менә монысын да исән-имин үтәргә кирәк иде. Бик күпне күрергә туры килде инде миңа. Сугышны башыннан ахырына хәтле үттем, ике тапкыр яраландым. Җиңүне Чехословакиядә каршы алдым. Биш бертуган сугышка киттек без, өч абыем фронтта ятып калды, икебез генә исән кайттык. Аллаһы Тәгалә миңа менә шундый озын гомер бирде. Әле бүген дә аякта, Аллаһка шөкер дип яшим. Биш вакыт намазны да укыйм әле.

Галим, тарихчы Дамир ИСХАКОВ:

– Минем күптәнге дустым Валерий Тишков болай дип әйтә: халык исәбен алу – ул дәүләт өчен кирәк. Русиядә дәүләт бик көчле нәрсә бит. Шуңа күрә халык санын алуга бик ныклап әзерләнә. Һәм төрле проблемаларны да дәүләт китереп чыгара. Дөресен генә әйткәндә, халыкны исәпкә алу дәверендә проблемалар бөтенләй чыкмый калмый. Минем совет чорында, Русия империясендә булган исәпкә алуларны өйрәнгәнем бар. Халыкны исәпкә алу вакытында, беренчедән, халыклар исемлеге кирәк. Икенчедән, сорауның методикасы булырга тиеш. Мәсәлән, этник аңны ничек билгеләргә? Элек туган тел буенча билгеләгәннәр. Хәзер этник аңны белү өчен кешенең үзенә турыдан-туры мөрәҗәгать итәләр. Бу гади генә нәрсә түгел, аның артында аерым методика ята. Шуңа күрә советлар союзы вакытында да проблемалар булган. Мәсәлән, Дагыстанда күпме халык бар. Кайберләре башка халык булып язылганнар, ниндидер эрерәк этнос эчендә яшәп яталар, ә үзләренә бу ошамый, аларны традиция буенча гына шунда керткәннәр. Аннан соң совет чорында булган соңгы ике исәпкә алу вакытында федераль үзәк ягыннан кайбер эрерәк милләтләрне таркатырга дигән омтылыш булды. Беренче чиратта бу татарга кагылды. Татарның потенциалы зур булу сәбәпле, бу милләтнең йомшаграк, азрак санлы булуы Мәскәү даирәләренең кайберләре өчен бик мөһим. Шуңа күрә 2002нче елда татар эчендә 45 бүлем булдырырга тырышып карадылар. Аның күпчелеге әле хәзер дә калды. Дөрес, сөйләгән вакытта аны «бу переписная категория гына, исәпкә алу өчен генә кирәк» диләр. Ләкин чынлыкта ул алай түгел. Мин әле хәтерлим, 2002нче елгы исәпкә алу вакытында куркынычсызлык органнары тарафыннан шундый сүз ычкынды һәм ул матбугатка чыкты: «Әгәр дә керәшеннәрне аерым халык итеп язсаң, Татарстанда татарларның проценты 50дән кимрәк булачак, шуңа күрә тырышырга кирәк». Димәк, халыкларны бүлгәләүнең сәяси ягы да бар икән.

Калган шәхесләр белән интервьюларны Мәскәү татарлары Штабының YouTube каналында карый аласыз: www.youtube.com/channel/UCSgP8WFx7hDOq14QUIe8TZQ.

Фәнзилә МОСТАФИНА

 

https://beznen.ru/basma/2020-34/tatarstannin-100-elligina-meskeu-tatarlarinnan-kuchtenech/

0

Автор публикации

не в сети 2 месяца

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: