“Барысы да тәрбиядән килә”

Мәскәү татарлар штабы җитәкчесе Рөстәм Җамалиев туган ягына – Түбән Камага еш кайта. Шәһәребездә ул төрле җәмәгать оешмаларында, балалар бакчаларында,мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында укучылар белән очрашулар уздыра,китапханәләрдә була.

Рөстәм әфәнде шушы көннәрдә “Туган як” газетасы редакциясенә дә килде, эшләребез белән кызыксынды, ярдәмгә мохтаҗ 25 кешенеальтернатив тәртиптә газетага яздырды, алып килгән китапларын, газеталарын бүләк итте. Без,форсаттан файдаланып, аның белән азрак әңгәмәкордык. Рөстәм әфәнде кыскача үзләренең эшләре турында сөйләде, планнары белән уртаклашты.

Алар Татарстаннан читтә булсалар да, Мәскәүдә яшәүче татарлар белән  генә түгел, төрле төбәкләргә таралган милләттәшләребез белән дә аралашып яшиләр икән. Бер елдан артык дәвам итүче коронавируска бәйле чикләүләргәкарамастан, максатчан эшләр билгеләп, аларныҗиренә җиткереп үтәп киләләр. Узган ел «Татарстанның 100 еллыгына – 100 фильм» проекты өчен 100 репортаж төшергән булсалар, быел Татарстанда Туган телләр һәм бердәмлек елыдип игълан ителгәч, Мәскәү татарлары штабы бер ел дәвамында татар шәхесләреннән иң танылган йөз кешене сайлап, аларның татар халкына мөрәҗәгатен китап итеп әзерләгәннәр. Аны бик тиздән чыгар дип көтәләр. Мәскәү татарлары төрле темаларга очрашулар, лекцияләр уздыралар,яшьләргә багышланган чаралар, хәйрия акцияләре, балалар йортларына ярдәм, аксакаллар һәм дин әһелләре белән очрашулар, төрки халыкларвәкилләре белән “түгәрәк өстәл”ләр һ.б. үткәрәләр– саный китсәң, бик күп эшләр.

Рөстәм Фаиз улы күп еллардан бирле хәйриячелек белән шөгыльләнә. Бу уңайдан ул:

– Татарларда элек-электән “ак байлар” булган. Алар татар милләтен алга җибәрү, аның мәдәниятен үстерү, милләттәшләребезнең рухи дөньясын баетуөчен зур эшчәнлек алып барганнар, һәртөрле ярдәмнәрен күрсәткәннәр, – дип сөйләде.

Рөстәм әфәнде, меценатлык белән шөгыльләнәторган татар эшмәкәрләрен бергә тупларга кирәк, дигән фикердә. Хәлле эшмәкәрләрне бергә җыеп, аларның хәйрия ярдәмнәрен тагын да зуррак максатчан эшләргә юнәлтсәк, милләтебезнең киләчәге өчен, бик зур адым булачак, ди ул. Хәер,алга таба язманы аның үз сүзләре белән дәвам итик:

Бәйрәмнәргә, милли чараларга гаилә, бала-чагалар белән бергә килү дә үтемле тәрбия чарасы. Әйтик, шул ук эшмәкәрләр бергә җыелган чаралагаүсеп килүче яшь буын вәкилләре дә чакырылса,яшьләр эшлекле шартларда тәрбия алырлар иде. Бәйрәмнәрдә, очрашуларда, тренинглар уздырганда аралашу бары тик чиста татар телендә генә алып барылырга тиеш. Зыялы, элиталы татар катлавынәнә шулай гына тәрбияләү мөмкин.

Һәрбер мәктәпнең, уку йортының үзенең иҗтимагый советы булса тагын да яхшы. Сыйныфларда, яшь үзенчелекләренә карап,  тренинглар оештырып, татар балаларын үзара аралаштырып, аларда милләтебезгә карата горурлык хисе тәрбияләргә тиешбез. Малайлар үзләрен чын татар ирләре, ә кызларыбыз чын татар хатын-кызлары итеп тоярлар иде. Гомумән,балаларыбызга милләтебезнең гореф-гадәтләрен, йолаларын кече яшьтән үк сеңдерсәк әйбәт. Хәттааларның эчке дөньясы, хыялы да югары рухта булырга тиеш. Әйтик, киләчәктә депутат булырга, матди бәйсезлеккә ирешергә, шул рәвешле милләтне күтәрергә, аның үсешенә төрле яклап ярдәм итү һ.б. турында уйланырга тиеш бала.

Гомумән, янәшәдә яшәүчеләр һәм эшләүчеләрбелән татарча аралашырга                                                                                                                                                                   кирәк. Интернетта, социальчелтәрләрдә дә татарча һәм татар хәрефләрен кулланы язышу зарур. Шул вакытта гына яшьләребез дә безнең үрнәктә татарча сөйләшерләр, аралашырлар иде. Кыскасы, безнең бурычыбыз балаларны өлкән буын үрнәгендә һәм тарихыбыз мисалларында, рухи мирасыбызның асылын ачык күрсәтеп тәрбияләү. Ә бу исә милләтебезнең киләчәге өметле булыр дигән сүз.

Фәрит Имамов.

0

Автор публикации

не в сети 2 месяца

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: