Аерылмыйк! Бер арбада барыр вакыт…

Кайбер нәрсәләргә һич кенә дә баш җитми. Әйтик, Бөтендөнья Татар Конгрессы һәм Мәскәү татарлары штабы мөнәсәбәтләрен берничек тә аңлап бетереп булмый. Алар икесе дә бер үк милләткә хезмәт итәләр, кыйблалары да бер үк төсле кебек. Тик никтер юллары төрле, бер арбада бармыйлар. «Бер казанга ике тәкә башы сыймый» дияргәме инде моны?

Хәер, татар булган җирдә бүлгәләүнү, бүленү озак көттерми. Бердәмлек, берәгәйлек, бер -беребезнең уңышлары өчен сөенү җитми безгә. Мин бу ике тәкә башының берсен дә акларга да, гаепләргә дә җыенмыйм. Төп хөкемдар безне өстән күзәтеп тора, күк канцеляриясендә. Җавапны да вакыты җиткәч һәркем үзе бирәчәк.

Әйткәнемчә, аларның бер үк милләткә безнең татар милләтенә хезмәт итүләрен хупларга гына кирәк. “Мәскәү татарлары штабы” (җитәкчесе Рөстәм Ямалеев) соңгы араларда бик нык активлык күрсәтә бу эштә. Татар теленең матурлыгына, бөеклегенә дан җырлаган шигырь-язмалардан торган «Үз җиремдә — үз телем» дигән саллы гына китап нәшер итеп матур гына аны тәкъдим итүне дә оештырдылар. Казанда яшәмәсәләр дә, Мәскәү татар штабы мондый матур милли чараларны, язучы — журналистларны. милләт өчен борчылучы гади халыкны чакырып, тәмле чәйләр белән сыйлап, еш уздыра. Ямьле дә, тәмле дә, гамьле дә булып истә кала ул чаралар. Ә иң мөһиме, күңелдәге милли горурлыкны арттыра.

Татар матбугатына да бик хәерхаклы алар мәскәүлеләр. Ярдәм кулын да сузып кына торалар. Башкалабыз Казанда нәшер ителә торган газета-журналларны күпләп сатып алып, милләттәшләребезгә дә тараталар. Картлар йортларына да яздырталар.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/aerylmyyk-ber-arbada-baryr-vakyt

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/aerylmyyk-ber-arbada-baryr-vakyt

0

Автор публикации

не в сети 2 месяца

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: