Татарча кулинар баттл

 

Шулай заманча исемләнгән кичә студентларны чираттагы «Яшьләр якшәмбесендә» бергә җыйды. Тик бу кичә очрашу булып кына калмады, ә чын ярышуга әверелде, чөнки «кулинар баттл» икенче төрле аш-су әзерләү ярышы дигәнне аңлата.

Мәскәү татарлары штабының әйдәп баручысы Гөльнара Яруллина тарафыннан уйлап табылган һәм чынга ашырылган “бик тәмле” кичә булды бу. Үзем рәхәтләнеп сыйланып кайтканга, күңелемдә калган фикерләрне сезгә җиткерәм. 

Татар милли ризыклары — бу сүзләрне ишеткэч, сезнең уегызга нәрсә килә? Халкыбызның милли ашлары, ашамлыклары, төрле тәм-томнарыдыр мөгаен 🙂 Татар халкы борынгыдан ук төрле милли ашларга бай булган. Шуңа да аш-су әзерләү осталыгы безнең халыкта күптәннән килә һәм мин моңа тагын бер тапкыр расландым.

Кулинар баттлның шартлары буенча катнашучылар ризыкларны алдан ук пешереп килергә яисә Штабның кухнясында әзерләргә тиеш иде. Шуңа да Штаб площадкасында алдан килеп төрле тәм-томнарны әзерләүче татар кызларын күрергә мөмкин иде. Тик аеруча шаккатырганы – баттлда кызлар белән беррәттән егетләрнең дә катнашуы булды. Бик тырыш һәм талантлы егетләр булып чыктылар алар! Руслан исемлесе тәфсилләп, пөхтәләп гөбәдия пешереп алып килгән. Бер чәнечкелек кисәген мин дә эләктерем өлгердем 🙂 Бик тәмле булгач, теләүчеләр күп иде шул. Ильяс исемле егетнең искиткеч тәмле кишер тортын да авыз итеп карадым. Уңган-булган егетләр, афәрин!

Жюри алдында шактый катлаулы мәсьәлә торды, чөнки алар карамагына бирелгән татар милли һәм заманча рецепт буенча әзерләнгән ризыкларның барысы да үзенчәлекле, аеруча тәмле иде.

Килгән кунакларга татлы ризыклардан да бик күп төрлесе тәкъдим ителде. Алар арасында «Медовик» торты, «Синабон» дип исемләнгән баллы кабартма, «трюфели», «рогалики» һәм башкалары өстәл бизәде.

Әмма шулай да конкурска тәкъдим ителгән барлык тәмле ашамлыкларны узып, беренчелекне татар милли ризыклары яулады, ә төгәлрәге – өчпочмаклар һәм итле бәлеш. Аларны халкыбызның милли рецептурасына нигезләнеп бик тәмле итеп өч татар кызы әзерләгән: Алия, Камилә һәм Ралина. Бик тырыш, акыллы һәм уңган кызлар, афәрин!

Баттлда җиңүчеләргә Штаб җитәкчелэре тарафыннан әзерләнгән бүләклэр тапшырылды.

Кичәгә килгән яшьләр хәтта шахмат турнирын оештырып, уеннан тәм табып ярышып та алдылар. Шахмат уеннарының һәрчактагы оештыручысы Татар яшьләре интеллектуаль клубының вәкиле Равиль Хамзин уеннан бик канәгать калды. Җиңүчеләргә шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Кулинар баттлда катнашучылар да, килгән кунаклар да “Яшьләр якшәмбесе”ннән бик канәгать калдылар. Штабның матур традициясе буенча кичәдә гитара яңгырады, татар җырлары башкардылды.

Штаб җитәкчесе Рөстәм Ямалеев билгеләп үткәнчә: “Яшьләр өчен шундый конкурсларның файдасы бик зур! Беренчедән, студентларга бер-берсе белән туган телдә аралашырга тирәлек туа. Икенчедән, алар өчен милли ризыкларны пешерергә өйрәнүдә бик яхшы практика булып тора. Әмма бу чараның иң төп максаты — татар һәм башкорт яшьләрен берләштерү һәм әби-бабаларыбыздан калган аш-су гореф-гадәтләрен саклаудан тыш, динне, телне, мәдәниятны ныгыту юнәлешендә эшләү”.

Мәскәү татарлары штабының җитәкчеләренә Кулинар баттлны оештыру өчен зур рәхмәтемне җиткерәм һәм бу уңайдан шундый фикерләр әйтәсем килә: күп гасырларга сузылган татар тарихы дәвамында халыкта оригиналь милли ашлар барлыкка килгән, алар үзләренә генә хас сыйфатларны әлегә кадәр саклаганнар һәм безнең көннәргә барып җиткәннэр. Хәзерге заманда татар милли ризыклары бөтен дөньяга танылган, чөнки безнең өчпочмак, бәлеш, пәрәмәч, чәкчәкләрне һ.б. чит илдә яшәүчеләр дә бик ярата 🙂 Бу әлбәттә, безнең өчен горурлык!

Димәк, милли ашларның да үз тарихы һәм мәдәни мирасы бар, аларның үзенчәлекләре һәм буыннан буынга сакланып килә торган серләре хәзерге вакытта безнең кулда һәм безнең җаваплылыкта! Аларны үзебезнең балаларыбызга җиткерәбезме юкмы бары тик бездән килә! Ә сез бу хакта нәрсә уйлыйсыз?

 

                                   Лилия Галимова

5

Автор публикации

не в сети 2 месяца

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: