“Якшәмбе яшьләр киче”нең яңалыклары

 

Узган якшәмбе көнне чираттагы Яшьләр кичендә “Штаб” бинасында татар һәм башкорт студентлары бергә җыелдылар. Бигрәк тә шатландырганы шул — килүчеләр арасында беренче курс студентларының саны шактый артты. Димәк, Штабның актив эшчәнлеге аша акыллы һәм аралашучан яшьләр саны тагын да күбәя башлады.

Бу юлы очрашуда шактый җитди мәсьәләләр күтәрелде һәм  Мәскәүнең барлыгы 10 төрле уку йортыннан татар һәм башкорт студентлары җыелды.

Бүгенге көндә «Штаб»тагы яшьләр саны 340 ка якын кешене тәшкил итә. Шуңа күрә яшьләр өчен актуаль булган сорауларны бергә киңәшеп чишү максаты белән Штабта студентлар бердәмлеген ачу планлаштырыла.

Оешманың җитәкчесе Рөстәм Ямалеев килгән яшьләргә үзенең уй-фикерләрен белдерде. Ул студентларга Мәскәү хакимиятенең  волонтёрлар төркеменә кушылырга тәкъдим итте. «Татар-башкорт яшьләр оешмасын булдыру өчен студентлар алдында аның исемен уйлап табу, баш рәисен билгеләү һәм иң актив катнашучыларны сайлау тора», — диде Р.Ямалеев.

“Безнең Штаб составында бит әле бик популяр булган, үз тамашачысын тиз арада яулаган (Ютуб каналында бүген 15 меңгә якын подписчиклар саны) һәм уңышлы эшләп килүче “Татар яшьләре штабы” бар. Менә аны киләчәктә бу яңа оешма белән бергә кушу планлаштырыла”, — дигән серләре белән бүлеште оешма җитәкчесе. «Яңа оешманың планы буенча сәүдә һәм иганәчелек эшләре белән шөгыльләнүче юнәлешләрне булдыру карала. Шул исәптән, уку йортларын тәмамлаучы яшь белгечләрне эшкә урнаштыру да күздә тотыла”, — дип ачыклады Р.Ямалеев.

Инде 24 ел дәвамында «Татарлар штабының» иң алдынгы мәгънәсе һәм бурычы — татар телен һәм мәдәниятен саклап калу! Шул исәптән, Мәскәү шәһәрендә яшәүче татар һәм башкорт яшьләрендә туган телгә, гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт уяту. Әлбәттә, моны булдыру өчен яшьләрне хәзердән үк дөрес белем биреп әзерләргә, алар белән татар халкы рухында аралашырга, тарихы белән таныштырырга, туган телнең матурлыгын һәм кыйммәтен җиткерергә кирәк! Нәкъ менә шундый яшьләр кичләрен үткәрү, бергәләшеп татар телендә аралашу, татар җырларын җырлау һәм тыңлау — алдынгы максатка ирешергә ярдәм итә дә инде.

Шулай ук “Татарлар штабы”ның тагын бер бурычы — оешманың төп мәгънәсен һәм иделогиясен дәвам итүче яңа буын җәмәгать эшлеклеләрен әзерләү. Шуңа да Штаб тарафыннан яшьләрдә татар теленә һәм мәдәниятенә карата җаваплылык хисен тудыру өчен күп төрле чаралар уздырыла.

Яшьләр кичәсендә шулай ук Яңа елга әзерлек турында киңәшмә узды. Бәйрәмне кайда һәм ни рәвешле уздыру хакында сөйләшенде. Нәтиҗәдә Яңа елны карнавал-маскарад рәвешендә күңелле программага нигезләнеп үткәрергә хәл ителде.

Татарлар штабының координаторы Гөльнара Яруллина инде 7 ел дәвамында интернет челтәренең төрле чыганакларында оешманың эшчәнлеген бик уңышлы рәвештә яктыртып бара. Ул яшьләргә аеруча мөһим булган интернет чыганаклары турында тулы итеп аңлатты, аларның нинди юнәлештә алып барылганлыгын һәм нинди мәгънәне күздә тотканлыгын аңлатты.

Башка кичәләрдән аермалы буларак бу юлы җитди һәм мөһим мәсьәләләр күтәрелсә дә, “Яшьләр якшәмбесе” гадәттәгечә бик күңелле узды. Чөнки татарлар штабындагы җылы мөһит, өстәлдәге сый-хөрмәт, мавыктыргыч өстәл уеннары, гитара яңгыравындагы татар җырлары күңелгә бик якын булган үзенчәлекле кәеф тудырды һәм барлык килүчеләрне бер-берсе белән берләштерде, туганлаштырды сыман!

Кичә азагында студентларга “Үз җиремдә – үз телем” дип исемләнгән китаплар тапшырылды, ә иң актив булганнарга Дәүләт думасы депутаты һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Сибгатуллиннан калган уникаль китаплар, шулай ук татар мәтбугатының гәҗитләре һәм журналлары бүләк ителде.

                                  Лилия Галимова

0

Автор публикации

не в сети 1 месяц

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: