Татар эстрадасының “җырчы-energizer”ы — Фирдус Тямаев

Фирдүс Тямаевның кем икәнлеген һәркем беләдер мөгаен. Әмма аның кеше буларак нинди икәнлеге безнең өчен озак вакыт сер булып калды. Тик шунысы аермачы билгеле  — ул татар халкының бердәмлек хисен, каһарманчылык фикерен һәм гади татар ир-егете образын бергә берләштерүче, бүгенге көндә татар һәм башкорт эстрадасының иң популяр җырчыларның берсе. Аның иҗатында һәм барлык концертларында да халыкчанлык, милләтчелек рухы өстенлек итә. Шундый көчле каһарманлык рухы белән, кеше күңелен яулап алырдай һәм барлык дикъкатьне үзенә җәлеп итердәй шау-шулы итеп уздыра ул һәр концертын.

Әйе,  Фирдус Тямаевның таланты, көчле тавышы, аның кызу канлыгы һәм харизмасы җырлары аша беренче минутларда ук тамашачыларга барып ирешә. Шуңа күрә аның концертларын һәр шәһәрдә дә бик яраталар һәм зарыгып көтеп алалар. Ул җырлары белән кешене рухландыра, илһамландыра белә, иҗаты аша кешеләрне алга өнди. Өстәвенә каһарманнарча рухтагы шигырьләре  тормышны яратырга, татарлык хисен тоярга, бернинди авырлыкларга да бирешмичә алга атларга, дөньяның ямен-тәмен күреп яшәргә өйрәтә.

Фирдүс Тямаев Татарстан Республикасының Атказанган артисты буларак күптән түгел — 20 ноябрьдә Мәскәүнең “Измайлово” концертлар залында үзенең уңышлы концертын гөрләтеп уздырып җибәрде. Ф.Тямаевны “җырчы-energizer” дип атыйлар, чөнки аның ачык күңелле, аралашучан һәм уттай шук булуы, тормыш яратучанлыгы һәм җыр-биюгә осталыгы могҗизалы рәвештә үзенә тартып тора. Концерт искиткеч уңышлы узды һәм әлбәттә, мондый зур эшне башкарып чыгуда Ф.Тямаевның да, талантлы җыр-бию төркеменең дә,  “Заманча”исемле продюсерлык үзәгенең дә роле зур булды!

Ф.Тямаев чыннан да татар халкының киләчәге, мәдәниятнең һәм туган телнең сакланып калуы хакында борчылып яши торган милли җанлы җырчы.

Халык санын алу программасы башланыр алдыннан ул “Милләт җыены” дигән җыелышның пленар утырышында: “Бары тик бердәмлек юлы белән генә татар милләтенең үсешен булдыра алабыз”, — дигән фикерен белдергән иде. Ф.Тямаев сүзләренчә: “Иң мөһиме — халык буларак бердәм булып калу, шуңа да мишәр, типтәр яисә башка төркемнәргә бүленергә ярамый, чөнки бу бөтенләй дөрес булмаган юл!”. Бердәмлек, халыкчанлык рухындагы сүзләр аның иҗатында да сизелә.

“Халык саны нәтиҗәләре буенча татар халкы беренчелекне алырга тиеш”, — дигән сүзләре дә Ф.Тямаевның киләчәккә якты өметләр баглаучы, оптимист кеше икәнлеген күрсәтеп тора.

Татар һәм башкорт эстрадасының талантлы җырчысы бүгенге көндә татар милләтенең яшәеше өчен әһәмиятле булган өч төп шартны аерып күрсәтте. “Монда иң мөһим, хәтта “алтын” ике шарт – ул тел һәм дин, ә инде өченчесе – милли мәдәният. Татар телен әлегә хәтле саклап килүче төп сәбәп – ул безнең мәдәниятыбыз!”- диде ул. Ф.Тямаев фикеренчә, хәзерге замандашларда татар мәдәнияты һәм теленә карата кызыксынучанлык уятуда бик зур рольне концертлар уйный.

“Концертларга өлкән буын кешеләре белән бергә яшьләр дә күпләп килә. Тамашачылар белән без татар телендә сөйләшәбез, алар өчен татар милли биюләрен башкарабыз, татар халык уен коралларында матур көйләр яңгыратабыз, һәм әлбәттә, татар халык җырларын җырлыйбыз”, — дип илһамланып, эшенә гашыйкъ булган кеше буларак үз фикере белән бүлеште танылган җырчы.

Дөрес, бүгенге көндә татар милләтен саклап калу эшендә безнең алда әле күп бурычлар тора. Тик иң беренче чиратта безгә телебезне саклап калырга кирәк! Шуңа күрә татар җырларын җырлаучы яшьләрне күргәч, күңелләр шатланып, йөрәкләр ачылып китә. Менә шул искиткеч матур күренешне  һәрчак Ф.Тәмаевның концертларында күрергә була, һәм бу юлы да нәкъ шулай булды. Бөтен зал аның җырлавына кушылып, дәртләнеп татар җырларын башкарды. Халык җырчысын бигрәк тә яшьләр яратып каршы алды. Иң кызыгы шул — аның концертында хәтта татар телен белмәүчеләр дә башкаларга кушылып, залның көчле энергетикасына бирелеп рәхәтләнеп җырлый башладылар. Менә нинди искиткеч талантлы, көчле рухлы, милли җанлы чын татар җырчысы ул Фирдүс Тямаев.

Яраткан тамашачылары аның концертларын, яңа иҗат “җимешләрен” зарыгып көтеп алалар һәм елдан ел җырчының рухи, шәхси яктан үсешен күзәтеп сокланалар!

Шуны әйтергә кирәк, Ф.Тямаевның Мәскәүдәге концертларын популярлаштыруда, хәбәрне реклама аша күпләгән кешеләргә җиткерүдә һәм яшьләрдә җырчыга карата кызыксынучанлык, горурлык хисе уятуда Мәскәүдәге “Татарлар штабы”ның роле һишчиксез зур. 

Моның сәбәбе шунда — Ф.Тямаевның иҗатын да, “Татарлар штабы”ның эшчәнлеген дә берләштерүче бер охшаш як бар. Ул бер үк максатка нигезләнгән бурычлар, ә төгәлрәге – татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, телен саклап калырга һәм киләчәк буынга җиткерергә тырышу. Фирдүс Тямаев бу максатка үз җырлары аша, ә «Татарлар штабы» актив эшчәнлеге ярдәмендә ирешә. Минемчә, һәрберсе әлеге эшне югары дәрәҗәдә башкара!

                                                                                                                                          Пресс-центр Лилия Галимова

 

0

Автор публикации

не в сети 2 месяца

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: