Россия Федерациясенең төрек илләре белән хезмәттәшлеге” ни хәлләрдә?

 

Шушы сорауга җавап табу өчен 27 нче ноябрьдә Мәскәүдәге татарлар Штабы йортында “Россия Федерациясенең төрек илләре белән хезмәттәшлекнең алдагы перспективасы” темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Әлеге утырышның төп оештыручысы — җәмәгать эшлеклесе, «Мәскәү татарлары берлеге» оешмасының җитәкчесе  Гаяр Искәндәр булды.

Үз чыгышын ул Рәсәй һәм төрек халыкларының киләчәге хакында төрле белгечләр тарафыннан иҗат ителгән концепцияләрне искә алудан башлады. Гаяр Искәндәр бу концепцияләрнең төп фикере белән килгән кунакларны таныштырды. Әлеге очрашуда алга таба кайсы концепциягә нигезләнеп эш итәргә кирәклеге ачыкланды.

“Бүгенге көндә Рәсәйне төрек-татар иле дип атыйлар. Моның сәбәбе Рәсәйдә яшәүчеләр саны арасында татарларның күп булуында түгел, ә иң беренчедән, бу безнең тарихыбызга бәйле булганга күрә”,- дип башлады үз чыгышын Гаяр Искәндәр. “Элеккеге заманда бик зур территорияне тәшкил иткән Бөек Тартария (Great Tartaria) дәүләте булган һәм ул үз эченә күпләгән төрек халыкларын алган. Шул ук вакытта бу дәүләт хәзерге Төркиянең формалашуына бик зур йогынты ясаган. Башка халыклар белән чагыштырсак, бүгенге көндә төрек халыклары бер-берсе белән шактый дус могаләмәдә яши. Шуңа күрә элеккеге Тартарияне яңадан аякка торгызу, көчле бердәмлек булдыру теләге килеп баса. Аны тормышка ашыру өчен хәзер безгә нинди адымнар ясарга кирәклеген ачыклау мөһим”, — дип белдерде Гаяр Искәндәр.

Әйтергә кирәк, татарлар Штабы йортында төрле фән белгечләре, җәмәгать эшлекләре катнашында җитди һәм сәяси мәсьәләләргә багышланган очрашулар еш уза.

Әлеге түгәрәк өстәл җыенына төрек оешмалары вәкилләре, күренекле сәясәт эшлекләре килделәр. Алар арасында Төркия университетының политология фәннәре һәм халыкара мөнәсәбәтләр бүлегенең мөдире, профессор Тогрул Исмаил үз чыгышында болай диде: “Төркия бүгенге көндә гомумән төрек һәм кавказ дөньясын хәтерләтә. Хәзерге вакытта Төркиядә үзбәкләр һәм киргизләр саны күп, алар гадәттә Төркиягә эш эзләп киләләр. Әлбәттә, Россия белән Төркия арасында хезмәттәшлек урнашса, ике ил өчен дә ул бик кулай, файдалы адым булыр иде. Бу хезмәттәшлекнең иң әһәмиятле ягы – халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән танышу. Мәсәлән, эшмәкәрлек юнәлеше болай да үсеш юлын таба ала, ул ярдәмгә мохтаҗ түгел, ә менә халыкларның мәдәният һәм белем дәрәҗәсен үстерү – җиңел эш түгел. Шуңа да бу хезмәттәшлектә иң төп максат – төрек халыкларын мәдәни яктан бер-берсенә якынайтырга тырышу”.

Профессор, РАЕН член-корреспонденты, җәмәгать эшлеклесе Захид Годжаев шул ук вакытта артык хыялый булырга ярамаганлыгын искә төшерде. “Барлык дөнъяда дуслыкка ирешергә мөмкин түгел, чөнки төрле сәяси һәм икътисади мәсьәләләр моңа һәрчак комачаулап тора. Хезмәттәшлекне булдыру өчен иң мөһиме — Россия белән Төркия дәүләтләренең үзара тынычлык саклап, алга таба сәяси яктан бары тик акыл белән эш итүләре” – диде ул.

Алтай Республикасының төрек һәм көньчыгыш фәннәре белгече, халык язучысы Бронтой Бедюров бу кызыклы һәм җанлы очрашуда катнаша алуына бик шат булуын һәм барлык әйтелгән сүзләр белән килешүен белдерде. “Дөресен генә әйткәндә, Россия белән Төркия арасындагы һәм төрек халыклары арасындагы мөнәсәбәт мәсьәләсе — ул мәңгелек мәсьәлә. Монда иң мөһим проблема – ул төрки халыкларның үз тарихын белмәүләре, кешеләрдә белемнең җитмәве. Шул сәбәпле аңлашмаучылык, күпләгән сораулар һәм хәтта низаглар да килеп чыга. Шуңа күрә Тогрул Исмаил әйткән сүзләр белән бик килешәм, безгә төрек халыкларның мәдәни яктан үсешен булдырырга, тарихи белемнәрен ныгытырга кирәк. Ә моның өчен төрек халыклардан бер-берсе белән аралашып яшәү, мәдәнияткә якынаю сорала. Хәзерге вакытта бу мәсьәлә кызганычка каршы җитәрлек дәрәҗәдә хәл ителмәгән” — дип белдерде ул.

РАЕН академигы, профессор Ильдар Утямышев үз чыгышында килгән кунакларны бик кызыклы тарихи вакыйгалар белән таныштырды. Ул соңгы өч йөз ел дәвамында Рәсәй белән төрек илләре арасындагы хәлләрнең ни рәвешле үсеш һәм үзгәреш юлын үтүе турында сөйләде.

Татарлар Штабы җитәкчесе, эшмәкәр Рөстәм Ямалеев билгеләп үткәнчә, ел саен төрек халкы вәкилләре белән берлектә Татарлар Штабы Ифтар кичәләре һәм төрек очрашулары үткәрә. “Күптән түгел без азербайджан егетләре  белән татар-төрек коммерция клубы оештырдык. Аларның ярдәме белән инде ике зур Ифтар мәҗлесен үткәрдек. Бүгенге көндә клуб уңышлы эшләп килә һәм аның вәкилләре бер-берсе белән аралашуны дәвам итә”, — дип белдерде ул.

Шул ук вакытта Р.Ямалеев мондый очрашуларга күбрәк яшьләр оешмаларының рәисләрен чакырырга кирәклеге турында белдерде. Чөнки бүгенге яшьләр киләчәгебезне төзүче буын булып тора, шуңа да татар-төрек халыкларының алдагы тормышы, үсеше, яшәеше хакында мәсьәләләр белән таныш булу алар өчен аеруча мөһим!

“Соңгы җиде елда татарлар Штабы тарафыннан төрек халыклары белән дуслыкны саклап калу һәм үстерү юнәлешендә зур эшләр башкарылды һәм бу эшчәнлек буенча бик күп планнар әле алда!”- диде Рөстәм Ямалеев.

Түгәрәк өстәл утырышында шул исәптән Кыргызстанның элеккеге посолы Раимкул Аттакуров; Мәскәү өлкәсенең азербайджаннар милли-мәдәни автономиясенең баш рәисе Эльшан Ибрагимов һәм аның урынбасары Гашим Алиев; Магнитогорск шәһәренең Милли-мәдәни татарлар автономиясе” директоры, “Челәбе өлкәсенең татарлар конгрессы советы” рәисе, “Татар рухы” гәҗитенең баш редакторы Равиль Хуснутдинов та катнашты. Шулай ук әлеге очрашуга массакүләм мәгълүмат чаралары һәм “Нугай студентлары клубы”ның яшьләре чакырылган иде. Аларның күбесе күтәрелгән мәсьәләләр хакында үз фикерләре белән бүлеште.

Журналист, публицист, “Трудовая Россия” оешмасының баш рәисе Эльмар Гусейнов татарлар Штабына бүгенге көн өчен аеруча мөһим булган мәсьәләләрне күтәргән өчен, рус-төрек халыкларының хезмәттәшлегенә һәм мәдәни яктан үсешенә багышланган киңәшмәне оештырган өчен зур рәхмәтен белдерде.

Түгәрәк өстәл утырышына килгән барлык белгечләр, күренекле шәхесләр һәм бигрәк тә яшьләр өчен бу очрашу бик файдалы узды. Киңәшмә ахырында катнашучылар шундый карарга килделәр: ММЧ тарафыннан очрашуда күтәрелгән сорауларны яктыртучы җитди мәкаләләр язылачак, видеофильм иҗат ителәчәк һәм аралашуның нәтиҗәсе итеп, төрек республикалары посольстволары өчен резолюция кабул ителәчәк.

Түгәрәк өстәл утырышын ссылка аша карый аласыз http://mtss.ru/?page=/photos/2021_11_27

Пресс-центр:
Лилия Галимова

4

Автор публикации

не в сети 2 месяца

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: