ТАТАРЧА МИЛЛИ-МУЗЫКАЛЬ КИЧӘ

Мәскәү үзәгендәге “Татарлар Штабы” бинасында уза торган мәҗлесләрне яратмаучылар юктыр мөгаен.  Инде күп елдан бирле матур күренешкә әверелгән гадәт буенча Штабта татарча аулак өй кичләре уза. Биредә моңлы гармун көйләре һәм һәркемнең күңеленә хуш килгән искиткеч татар җырлары яңгырый. Күптән түгел шундый матур аулак өй киче татар һәм башкорт яшьләренең җыелуына сәбәб булды.

Штабның оештыручысы һәм әйдәп баручысы Гөльнара Яруллина быел татарлар оешмасы 25 еллыгын билгеләп үтәчәген әйтеп узды. Әлеге бәйрәмне югары дәрәҗәдә уздыру өчен Штаб вәкилләре үз алдына зур планнар куйган. Бу планнар иң беренчедән, оешма составына керүче күпләгән татар һәм башкорт яшьләре арасындагы дуслыкны тагын да ныгыту өчен, икенчедән, татар халкының гореф-гадәтләрен һәм телен саклау, милли мираска карата мәхәббәт һәм бер-беребезгә карата хөрмәт уяту өчен тормышка ашырыла.

Бүгенге көндә татарлар Штабының телеграмм каналларында татар һәм башкорт яшьләренең саны бер мең биш йөздән артык исәпләнә. Һәм бу сан көннән көн үсә бара! Тырыш, талантлы һәм ачык күңелле яшьләр Штабка тартыла. Әлбәттә бу күренеш татарлар Штабының һәркөнлек актив эшчәнлеге нәтиҗәсе булып тора.

Г. Яруллина Штаб составында төрле юнәлештә эшләп килүче клубларның булуы турында да искә төшерде.Төрле фән белгечләре, табиблар, юристлар, эшмәкәрләр, хәтта офицерлар өчен аерым клублар булдырылган. Аларның вәкилләре Штаб бинасы стеналарында бер-берсе белән еш очрашып, аралашып, тәҗрибә алышып торалар. Клуб составына керүче белгечләр арасында олы яшьтәге бик дәрәҗәлеләре дә бар. Әлбәттә аларның белеме һәм тәҗрибәсе яшьләрнең киләчәгенә уңай йогынты ясый!

Милли-музыкаль кичәдә Штабка беренче мәртәбә килүчеләр булганга күрә, Г. Яруллина татар оешмасының башка юнәлештәге эшчәнлеге хакында да кыскача таныштырды. Шул исәптән, ул балалар йортларына ярдәм итү максаты белән оештырылган иганәчелек эше турында да сөйләп үтте.

Кичәгә яңа килгән татар яшьләре әлбәттә Мәскәүдә мондый искиткеч һәм үзенә күрә “Кечкенә Казан”ның булуына сокландылар! Бу очрашуда алар  Штаб вәкилләре тырышлыгы белән дөнья күргән бай эчтәлекле “Үз җиремдә – үз телем” исемле китап, шулай ук 2022 елга багышланып чыгарылган матур календарь турында да белделәр һәм ахырдан алар белән бүләкләнделәр.

Милли-музыкаль кичәнең исеменнән үк аңлашылганча, ул җыр-көйләргә бай булды. Кичәдә татарлар Штабының хөрмәтле кунагы булып саналган “Ләлә” квартеты чыгыш ясады. Музыкаль төркем составына кергән талантлы кызлар төрле уен коралларында “Бас кызым Әпипә”, “Ай былбылым”, С.Сәйдәшевның танылган “Совет армиясенең маршы” көйләрен уйнадылар.

Бәйрәмгә җыелган яшьләр Штабның матур традициясен саклап, баян аккомпонементына татар халкының заманча җырларын башкардылар. Кичә гадәттәгечә бик күңелле узды!

Пресс-центр: Лилия Галимова

 

0

Автор публикации

не в сети 2 месяца

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: