Иркәнең моңлы “Үз юлы”

Язгы матур март аенда Мәскәүнең “Космос” исемле зур концерт залында, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы, танылган татар җырчысы Иркә тамашачыларга сольный концертын тәкъдим итте. Үзенең концерт программасын ул “Үз юлым” дип атаган.

Иркә псевдонимын үзенә исем итеп сайлаган Айгөль Миншакирова нечкә моңлы тавышы һәм искиткеч матур башкаруы белән инде күптән меңләгән тамашачыларның мәхәббәтен яулады. Шуңа да “Космос” залында концертка килүчеләр саны бик күп иде.

Бүгенге көндә Иркәнең иҗатын студиядә язылып дөнья күргән алты альбом һәм күпләгән матур татар җырлары тәшкил итә. Әлбәттә, аның тавышына гашыйкъ булучылар Иркәнең яңа иҗат җимешләрен яратып кабул итәләр.

Мәскәүдәге концертны күрергә һәм Иркәнең танылган җырларын ишетергә дип татарлар Штабының активистлары да килде. Штабтан барлыгы 70 кә якын кеше иде. Залдагы калган тамашачылар – Иркәнең тавышын һәм иҗатын яратучылар. Биредә әлбәттә Мәскәү татарлары һәм башкортлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә бар иде.

Концертка махсус кунак итеп Россиянең танылган җырчысы Elvin Grey да чакырылды. Иркә белән бергә алар берничә җырны дуэт итеп башкардылар.

“Космос”ның концертлар залында Иркәнең иҗат юлы дәверендә дөнья күргән иң шәп җырлары гына яңгырады. Сәхнәнең гүзәл бизәлеше һәм “Бәйрәм” ансамбленең музыкаль чыгышы да күңелдә бары тик матур хисләр калдырды.

Пресс центр: Лилия Галимова

 

0

Автор публикации

не в сети 2 месяца

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: