Уңышка ирешәсең килсә, максат куя бел!

Татарлар Штабы йортында якшәмбе көн яшьләр өчен билгеләнгән. Моны Мәскәүнең 10 төрле уку йортыннан татар һәм башкорт студентлары бик яхшы белә. Шуңа да алар Штабтагы дусларча җылы мөһиткә һәр якшәмбе көнне бик теләп киләләр. Гадәттә үзләре белән яңа дусларны да алып киләләр. Шулай итеп Штабтагы “Татар-башкорт студентлары клубы” күптән түгел 360 кешене тудырды. Мондагы яшьләр һәр якшәмбе бергә җыелышып киңәшәләр, үзләре өчен мөһим мәсьәләләрне чишәләр. Һәрбер шундый очрашу гадәттә билгеле бер темага багышланган була.

28 нче ноябрьдә узган “Яшьләр кичәсе” шулай ук бик кызыклы теманы яктыртты – “Максатка ирешү юллары” ачыкланды. Бу хакта булган тәҗрибәсе һәм белгән серләре белән яшь эшмәкәр Эмиль Баязитов бүлеште. Аның эшмәкәрлек тәҗрибәсе бик иртә башланып киткән, чөнки бу вакытта аңа бары тик 21 яшь кенә булган. Шуңа да карамастан, Эмиль үз алдына төгәл максат куеп алга атлаган, курку һәм икеләнү хисләренә бирешмичә тырышуын дәвам иткән. Нәтиҗәдә 21 яшендә үк мебель җиһазларын җитештерүче “Скандинавия” исемле компаниягә нигез сала. Бүгенге көндә Эмильгә 26 яшь һәм аның җитәкчелегендә тагын ике компания уңышлы әшләп килә. Ул эре клиентлар белән дә эшли һәм үз компаниясен киңәйтү, үстерү юнәлешендә тырыша.

Очрашуга килгән студентлар өчен Эмиль һөнәри яктан үсүнең, үз максатыңа ирешә белүнең үрнәге булып тора. Яшьләр тагын бер кат аралашучанлык, ачык күңеллелек, үз теләгеңә ирешү өчен тырышлык кебек сыйфатларның әһәмиятен аңладылар һәм сайлаган һөнәрнең җәмгыять өчен файдалы булуы кирәклегенә төшенделәр.

“Яшьләр якшәмбесе”ндә шулай ук тиздән килеп җитүче Яңа ел кичәсе турында сүз күтәрелде. Бәйрәмне күңелле маскарад рәвешендә 18 нче декабрьдә аерым зур бинада үткәрергә хәл ителде. “Нефтехимик” фан-клубының рәисе Гөльнара Яруллина җитәкчелегендә бергәләшеп хоккей уенына бару турында планлаштырылды. Очрашу дәвамында студентлар туган телдә аралашуны практикалау һәм белмәгән сүзләрне өйрәнү максаты белән татар телендә сөйләшергә тырышты.

Штаб җитәкчесе Рөстәм Ямалеев фикеренчә: “Татар телен саклап калу эшендә ассимиляция мәсьәләсе бик зур роль уйный, чөнки 80% ка руслашкан гаилә татар халкы гореф-гадәтләрен, мөселман динен һәм туган телен саклап калырга мөмкин түгел. Андый гаиләләр кызганычка каршы татар гаиләсе булудан туктый һәм аларның саны бүгенге көндә бихисап күп. Шуңа күрә мондый гаиләләр өчен калган 20% татар геннарын саклап калу максаты белән туган телдә аралашучы мөһит булырга тиеш. Шунлыктан Татарстаннан тыш Россиянең башка төбәкләрендә дә татар мөһите булдыру зарур! Нәкъ менә шушы максат белән без туган телдә аралашу практикасын, очрашып төрле чараларда катнашуны, бергә ял итүне, яшьләрнең алга таба үсешенә ярдәм итүне инде 24 ел дәвамында саклап киләбез һәм чын татар мөһите булдырырга тырышабыз”.

Бүгенге көндә Мәскәүдәге Татарлар Штабы үзенең эшчәнлеген һәрьяклап яктыртырга тырыша, шул исәптән Ютуб каналында һәркөн кызыклы видеоязмаларын чыгара. Ә күптән түгел Штабның 1000 нче ролигы дөнья күрде. Хәзерге вакытта Ютуб каналына язылучылар саны инде 15 600 кешене тәшкил итә. Сезнең арада бу каналга әле язылмаучылар булса, тизрәк язылыгыз, Мәскәүдәге татарларның тормыш һәм көнкүреш яңалыклары турында иң беренчеләрдән булып таныш булыгыз!

            Пресс-центр: Лилия Галимова

0

Автор публикации

не в сети 2 месяца

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: