«Татар милләтен үстерү стратегиясен эшләгәндә иң авыр мәсьәлә — тел мәсьәләсе иде, һәм аның чишелеше бүгенгә юк»

Казанда “Милләт йортында” татар зыялылары Мәскәү татарлары Штабы катнашында Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан киләчәккә татар карашы турында сөйләштеләр. Татар теле, милләт, бөеклек төшенчәләре ташып торды, катнашучылар берсеннән-берсе уздырып татар телен ничек сакларга икәнен сөйләде.

Мин мәҗлескә кушылганда Камал театры артисты Әзһәр Шакиров сөйли иде.

— Заман үзгәрде, беренче мәртәбә курыкмыйча, без бөек милләт, без беркемнән ким түгел, без беркемгә дә ялынып, аңа буйсынып, аның көен көйләп яшәргә тиеш түгел дигән фикерне күтәреп чыктык. Шушы фикер беренче мәртәбә үз милләтең белән горурлану дигән хисне тудырды. Шаккаткыч бит! 

Гомер буе сез икенче халык, бөек милләт бер генә дип тәрбияләгәннәр. Бүтән халыкларның бөек кешеләре юк дигән фикерне татарның канына, күңеленә сеңдергәннәр. Кайчан да булса татар хатынының баласына “Балакаем, син бит шундый милләтнең баласы, синең рухың, динең, яшәү рәвешең беркемнекеннән ким түгел, әгәр дә мине хөрмәт итсәң, яратсаң, минем телемне, динемне, рухымны тот”, — дип әйткәне булдымы?

 
 
 

Иң авыры — Мәскәүдәге татарларны берләштерү. Элек ничек таркау булган ул халык, ничек таркау яшәгән, хәзер дә шулай. Бер-берегезне хөрмәт итәргә өйрәнегез! Бер-берегезне зурлагыз. Сезне беркем дә зурламаячак. Сезне беркем дә күтәрмәячәк! Кайчан сез бер-берегезне зурларга, хөрмәтләргә өйрәнерсез, шул вакытта Мәскәү татарларының киләчәге булачак! — дип сөйләде Әзһәр Шакиров.

Алып баручы Гамил Нур, сәдака буларак кабул итүләрен сорап, гәзит һәм журнал өләште. “Бу хәер-фатиха өчен сәдака, яме, алып китегез”, — диде ул.

Сүзне яшьләргә бирәбез, алар безнең киләчәгебез, дип Ирек Кашапов “Кошлар кебек” җырын башкарды. Аннан соң Алсу Хуҗина җырлады.

Тарих фәннәре докторы, “Туган җир” журналы мөхәррире Дамир Исхаковкасүз бирделәр.

— Безнең тарафтан зур бер ялгышлык җибәрелде. Кызганычка каршы, без җәмәгатьчелекне оештыру эшләрен ахырына кадәр җиткермәдек. Бөтен эшне дәүләт органнарына тапшырдык. Шуңа күрә, әгәр дә без үзебезне коткарып кала алмыйбыз икән, безгә җәмәгатьчелек булып оешырга кирәк. Ягъни, милләтне төрле ысуллар белән яңадан торгызырга кирәк. Төрле мәхәлләләр, җәмгыятьләр, хатын-кызлар, ирләр түгәрәкләре кыяфәтендә оештырырга. Чөнки шулай оешмасак, Татарстанның да, милләтнең дә нигезе булмаячак. Бу гаять катлаулы эш.

Читтәге татарларның 40 проценты гына татарча белә, 60 проценты телсез. Әгәр дә без аяк терәп каршы тормасак, иртәгә бездә дә шундый вәзгыять булачак. Яшермичә әйтә алам, татар милләтен үстерү стратегиясен эшләгәндә иң авыр мәсьәлә — тел мәсьәләсе иде, һәм аның чишелеше бүгенгә юк. Галимнәр бернәрсә дә тәкъдим итә алмады. Полилингваль 4-5 гимназия бу мәсьәләне чишми. Шуңа күрә башка юллар эзләргә кирәк булачак. Беренче чиратта, шундый берләшүләр һәм гаиләләр эчендә телне сакларга тырышырга кирәк. Бу үзебездән тора, — диде ул.

Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев мөнәҗәт җырлады.

— Мин монда милләт турында сүз әйткәндә, күз алдына китерәм: кайбер вакытта әйтәләр — җыр нәрсә инде ул, җыр нәрсә? Алай гына түгел, дуслар. Монда шайтан туе турында түгел, күңел моңы, илаһи моң турында сүз бара! Әле менә телне, милләтне саклау турында сүз бара икән, мин менә 30 ел шушы эшне, теләгәнегезне эшләп йөрим!

Чөнки балаларга моң аша телләренә мәхәббәт уятам. Гимназияларда чыгыш ясап, бер атна эчендәге баланың телгә мәхәббәтен уятып, талантын күтәреп барам! Ата-аналарга ярдәм итү мәсьәләсе бар. Минем хыялым — моң бишеге Татарстанда, Казанда булырга тиеш! — диде ул.

“Мәгариф” ассоциациясе президенты Марат Лотфуллин югары белемне дә татар телендә укытырга кирәклеген искәртте.

— Дәүләт тарафыннан иҗтимагый оешмалар да бетерелде. Мәсәлән, Татар конгрессы татар иҗтимагый үзәгенә каршы төзелде. Ә татар конгрессын дәүләт ашата. “Кемнең арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың”. Бу соңгы елларда күренде. Татар конгрессы татарны яклап бер сүз дә әйтә алмады. Шул ук дәүләт советы да, мәгариф министрлыгы да, башка органнар да.

Әлбәттә, бу органнарда да милли җанлы кешеләр бар. Алар тырышалар, без алар белән бергә эшләргә тиеш. Ләкин мондый иҗтимагый хәрәкәттә туктамаска, активлашырга кирәк дип уйлыйм. Киңәш һәрвакытта да ярдәм бирә.

Бу ярдәмнең төбендә мәгариф һәм фән ята. Ләкин фән — ул татар теле генә түгел. Мәсәлән, мәктәпләрдә рус галимнәре рәсемнәре генә эленеп тора. Ә татар галимнәре кайда? Безнең халык алар турында белми. Без аларны монда да чакырмыйбыз, аларның монда булмавы кызганыч, — дип ул. Лотфуллин татар мәгарифен күтәрү яклы булган төзелеш институты профессоры Фаил Әхмәдиев, КАИ профессоры Гали Даутов кебек шәхесләрне атады.

 

Алга таба Фәннүр Хәсәнов җырлады.

Себер татары Фәрзана апа “Гөлҗамал” җырын башкарды. «Без татарлар барысына да үзебез гаепле. Беркемгә дә үпкәләргә кирәкми», — диде ул, т.атар теленең юкка чыгуына борчылуын белдереп. 

Мәҗлестән соң Мәскәү татарлары «Штабы» лидеры Рөстәм Ямалеевбелән сөйләштек.

— Без бу чараны Өлкәннәр көне уңаеннан оештырдык. Мәскәүдә бер чарада җыелгач, Аксакаллар cоветы белән киңәшеп, Казанда аксакалларны җыярга уйладык. Безгә Татарстан Президентының Татарстанның 100 еллыгы һәм Татарстан суверенитетының 30 еллыгы уңаеннан чыгышы бик тәэсир итте. Без бу чыгышны юл картасы кебек кабул иттек.

Бүген язучыларны, шагыйрьләрне, 20 ел элек безгә бик нык ярдәм иткән көч структуралары ветераннарын җыйдык. Алар безгә ул вакытта ышанган иде. Алардан 100 еллыкны үткәрү буенча теләкләр, фикерләр тыңладык. Барысы да тәкъдимнәрен интернетта җибәрергә вәгъдә итте.

Татарстанның 100 еллыгына 100 төрле чара үткәрергә булдык. Алар Татарстан өчен әһәмиятле, эчтәлекле булырга тиеш. Без Татарстанның суверенитына 30 ел тулу турында җәмәгатьчелеккә сөйләргә тиеш. Шуңа күрә без моны беренчел чыганаклардан тыңладык, алар безгә аңлатты.

 
 

Татар теле белән кризис булганда, бу өстәл артында утыручыларның күбесе безгә ярдәм итте. Римзил Вәлиев, Дамир абый — барысы да килде. Чөнки кризис булганда Мәскәүдәге бөтен татарлар страус позициясен алды. Беркем дә, бер кеше дә татар теле белән алга таба нишләргә икәнлеген әйтеп чыгыш ясамады.

 

Без түгәрәк өстәлләр оештырып, алга таба булачак сәясәтне уйладык. Күпләр безгә ориентир тотты. Без Мәскәүдә татар теленең дәвамчылары, йөртүчеләре булдык. Шуңа күрә аларга рәхмәтләребезне җиткерергә җыелдык. Бишенче тапкыр киләбез, блогерларны җыйдык, Ярдәм мәчетендә ифтар үткәрдек, «Фикрәт Табеев” китабын тәкъдим иттек, — дип сөйләде ул.

Мәҗлестә кунаклар арасында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, Профессор Хатыйп Миңнегулов, академик Мирфатыйх Зәкиев, язучы Тәлгат Нәбиуллин, Түбән Кама шәһәренең баш архитекторы, район башлыгы киңәшчесе, Бөтендөнья Татар конгрессы әгъзасы Фирдәвес Ханов бар иде.

 
 
0

Автор публикации

не в сети 2 месяца

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: