Яшьләр якшәмбесендә истәлекле хатирәләр

 

Узган ялда “Мәскәү татарлары штабында” студентлар өчен Яшьләр якшәмбесе узды. Тик бу юлы Яшьләр кичәсе танышу һәм аралашу белән генә чикләнмәде, ул бик үзенчәлекле үтте. Беренчедән, 14 нче ноябрьдәге яшьләр кичәсе күренекле шәхес Николай Васильевич Лемаевның тууына һәм аны искә алу көненә туры килде. Шуңа да яшьләр кичәсе Н.В. Лемаевка багышланып язылган хәтер китабын презентацияләү белән башланды.

Штаб җитәкчесе Рөстәм Ямалеев Н.В.Лемаевны бала чагыннан ук бик яхшы белгәнлеген, аның киң йөрәкле, эшчән, искиткеч тырыш һәм юмарт кеше булуын сөйләп үтте. Лемаевның исеме Татарстан күләмендә бары тик уңай яктан гына танылган, чөнки гомере дәверендә үзенең кешелеклелеге, югары нәтиҗәле эшчәнлеге белән зур ихтирамга лаек булган. Һичшиксез, Н.В. Лемаевны респубиканың икътисадын үстерүгә зур этәргеч биргән олуг шәхесләрнең берсе дип эйтергә була!

СССРның нефть эшкәртү һәм нефтехимия сәнәгатен җитештерү Министрлыгының “Нижнекамскнефтехим” предприятиесе генераль директоры дәрәҗәсендә күп еллар тырышлык куйган, һәр көнен планлаштырып катлаулы эшләр башкарган, һәрчак үз өстенә зур җаваплылык ала белгән кеше буларак, ял көннәрен ул гади кеше шикелле үткәргән. Р.Ямалеевның әтисе белән дус булганга, ул үзенең гаилэсе белән аларга кунакка килә торган булган. Ачык йөзле, игелекле кеше, үрнәк алырлык ир ат булып истә калган ул Р. Ямалеевның хатирәсендә.

“Дөресен генә әйткәндә, безнең оешманың «Штаб» исемен алу тарихы да Н.В.Лемаевка барып тоташа, — дип көлеп искә ала Рөстәм әфәнде. — чөнки безнең гаиләләр бер-берсен яхшы белгәнгә һәм кунакка йөрешкәнгә, атна буе көч һәм тырышлык куеп эшләгәннән соң ял көннәрендә күрешкәннәр, шулай аралашып яшәгәннәр”. Бергә җыелышып, серләр алышып, бер беренә киңәшләр биреп, гаилә, эш һәм дөнья хәлләре турында сөйләшеп, тәмле ризыклар белән сыйланып олылар ял иткәннәр һәм яңа атнага көч җыйганнар. Шундый дусларча якын һәм кунакчыл күренешне Н.В. Лемаев «Штаб»ка килү белән чагыштырган 😄 Күрәсең, ул елларда бала чактагы Р.Ямалеевның күңеленә Штаб сүзе шулай кадерле, истәлекле хатирә булып кергән һәм бүгенге көнгә кадәр сакланган.

Үсә төшкәч шундый якын һәм өйдәгечә җылы мөхитне Р. Ямалеев “Татарлар Штабына” нигез салганда күздә тоткан һәм инде 24 ел дәвамында бу таләпне уңышлы саклап килә.

Штабка килүче барлык кешеләр дә җылы һәм ягымлы мөхитне сизәләр. Олылар һәм бигрәк тә яшьләр яңа очрашуларны зарыгып көтеп алалар, чөнки мондагы һәрбер чара, һәрбер кичә бик кызыклы уза.

Бу юлы Яшьләр якшәмбесе аеруча күңелле, бәйрәмчә узды. Ул хәтта кечкенә Сабантуйны хәтерләтте! Ни өчен Сабантуй дисәгез, чөнки узган ялда Татарлар Штабына тылсымлы рәвештә искиткеч талантлы, җыр-биюгә оста булган, моңлы тавышлы яшьләр килде. Алар тарафыннан татар, рус, инглиз телендә матур җырлар башкарылды. Араларында оста гармунчы да бар иде, ул заманча уйнап-җырлап барлык кешене шаккатырды. Хәтта җырлый белмәгән яшьләр дә рәхәтләнеп җырлады ☺

Әлбәттә, “Татарлар штабы” бинасында бик җитди мәсьәләләр, татар халкының бүгенгесе һәм киләчәге өчен әһәмиятле булган сораулар да күтәрелә. Татар телен һәм мәдәниятен саклап калу юнәлешендә бик күп эшләр башкарыла, китаплар чыгарыла, татар мәктәпләрендә укучылар белән очрашулар үткәрелә һәм күп кенә башка чаралар уздырыла. Ләкин җитди мәсьәләләрдән тыш, татар халкынын гореф-гадәтләрен саклап калу да әһәмиятле эш булып тора. Бу гореф-гадәтләргә иң беренчедән туган телдә сөйләшү, бер-берең белән татарча аңлашу һәм дә инде татар халык җырларын җырлау, шигырь-әсәрләрен уку керә. Боларның барысын да иң элек яшьләргә һәм киләчәк буыннарга җиткерергә мөһим! Һәм бу эшне Мәскәүдәге “Татарлар Штабы” оешмасы бик уңышлы башкара!

                                   Лилия Галимова

0

Автор публикации

не в сети 2 месяца

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: