1 ноябрьдә Мәскәүдә күренекле шәхес, атаклы язучы, талантлы публицист Ямиль Мустафинны соңгы юлга озаттылар. Ул 29 нчы октябрьдә 94 яшендә җан биргән.
“Ямиль Мустафин соңгы көннәренә хәтле Мәскәүдәге татар һәм башкорт җәмәгатьчелегенең актив вәкилләрнең берсе һәм “Татарлар Штабы”нда аксакаллар советының һәрчактагы рәисе булды, әле күптән түгел генә Штабның бер кичәсендә җырлап-биеп йөргән иде”, — дип искә төшерә “Мәскәү татарлары штабы”ның җитәкчесе Рөстәм Ямалеев.
Ямиль әфәнде 1927 елның 20 маенда БАССР ның Уфа кантоны Усман авылында туып үсә (бүгенге көндә Башкортостан Республикасының Чишмән районы Яңа Усман авылы). 14 яшеннән слесарь, токарь, тимер коючы булып, Иркутск өлкәсенең Тайшета шәһәрендә тимер юл һөнәрчелекләрендә әшләгән. Мәктәпне экстерн юлы белән алдан бетереп, Мәскәүдәге Сталин исемендәге транспорт инженерлары институтына укырга кергән. Шуннан соң Ленинград шәһәрендәге физкультура һәм спорт институтының хәрби-диңгез факультетына күчерелә, һәм аны сугыштан соң 1950 елда тәмамлый.
1954 елга кадәр Порт-Артур шәһәрендә (КНР) СССРның Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән. 1957-1962 елларда Горький исемендәге Әдәбият институтында белем алган. 1961 елдан башлап “Спортивная жизнь России”, “Советская милиция” журналларында иҗат иткән һәм “Юный техник” журналының җаваплы сәркатибе булган. Ә 1965 елдан “Советская Россия” иҗатлыгының хезмәткәре булып эшли башлаган.
Шул исәптән Ямиль Мустафин РСФСРның язучылар союзында әдәби киңәшче, “Советский писатель” иҗатлыгында баш редактор, РСФСРның язучылар союзы идарәсендә сәркатип булган. Бу вакытта ул “Литературная газета”, “Литературная Россия”, “Комсомольская правда”, “Правда”, “Советский спорт” һәм башка гәҗитләр белән дә хезмәттәшлек иткән.
1969 елда Я.Мустафинның “Подвиг” исемле беренче китабы дөнья күргән. Талантлы язучы буларак ул тормыш дәверендә егермедән артык китап чыгарган, йөздән күбрәк очерк һәм мәкалә язган. Шулай ук ул тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнгән. Мәсәлән, Вазых Исхаковның “Сабли обнаженные” романын һәм язучы Азат Абдуллинның әсәрләрен башкорт теленнән рус теленә тәрҗемә иткән. Күп кенә китапларны ул СССРның төрле халык телләренә һәм чит ил телләренә дә тәрҗемә итеп чыгарган.
Ямиль Мустафин язучылык һәм публицистика өлкәсендәге тырышлыгы, бай иҗаты һәм искиткеч талантлыгы өчен өч төрле Орденга, күпләгән медальләргә һәм премияләргә лаек булган. Аның үлеме татар һәм башкорт халыклары өчен зур югалту булып тора.
Ямиль әфәнденең урыны җәннәттә булсын!