Мәскәү татарлары республиканың ММЧлары белән очрашты*

Февраль башында Татарлар Штабында Татарстан Республикасының федераль Массакүләм мәгълүмат чараларының (ММЧ) баш мөһәрирләре белән очрашу узды. Төгәлрәк әйтсәк, бу очрашу “Татар-информ” информацион агентлыгы, “Безнең мирас”, “Мәдәни җомга”, “Казан утлары”, “Миллиард татар” гәҗитләренең баш мөһәрирләре белән берлектә үткәрелде. Әлеге редакцияләр Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә яшәүче татарларның тормышы, көнкүреше, җитди проблемалары хакында актив рәвештә яктырта.

2021 елда Бөтен Россия күләмендә узган җан исәбен билгеләү  нәтиҗәләре күрсәткәнчә, татарларның милли үз аңы, икенче төрле әйтсәк, үзләрен татар дип тою хисе бик каты үзгәрешләр кичерде. Кызганычка каршы, бу үзгәрешләр татар халкы өчен түбән саннар бирде. Чөнки соңгы исәптән татарларның саны 600 меңгә кимегәнлеге ачыкланды. Һәм бу саннар татар җәмәгатьчелеге өчен генә түгел, ә РФндә яшәүче башка милләтләр өчен дә көтелмәгән яңалык булды. Шул сәбәпле Мәскәүнең яшь татар активистлары, татар интеллигенциясе һәм республиканың ММЧ вәкилләре белән берлектә үткәрелгән очрашу бик файдалы һәм кирәкле чара дип табылды.

Очрашуның төп максаты — татар милләте өчен бүгенге көндә иң актуаль булган мәсьәләнең чишү юлларын эзләү иде. Халык исәбендә татарларның саны зур дәрәҗәдә кимегәнлеген анализлау көн үзәгендә торучы мәсьәләләрнең берсе. Очрашуга килгән кунаклар моның ни сәбәпле килеп чыгуын ачыкладылар, хәл итү юлларын эзләргә тырыштылар һәм 2030 елда узачак халык исәбенә төпләп әзерләнү өчен төрле фикерләр, тәкъдимнәр белән бүлештеләр.

Очрашуда катнашкан журналистлар арасында Казаннан килгән кунаклар — “Татмедиа” акционерлык агентлыгының PR директоры Ләйсән Сафина, “Миллиард татар” проектының баш мөһәррире Арслан Валеев, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының корреспонденты һәм күп кенә башкалар булдылар.

“Татарлар һәм төрки халыклар милли конгрессы”ның җәмәгатьчелек эшчәнлеге хакында республиканың татар ММЧлары бик яхшы таныш булса да, оешманың Президенты Рөстәм Җамалиев аның килеп чыгу тарихы, нигезендә яткан идеологиясе, омтылышлары һәм быелгы планнары турында кыскача таныштырды. Мәскәүдәге татар җәмәгатьчелеге өчен иң төп максат – татар мәдәниятен, телен саклап калу һәм аны киләчәк буынга җиткерү турында аеруча мөһим эш икәнен ассызыклады.

Очрашуга килгән кунаклар арасында бик күренекле, дәрәҗәле шәхесләр дә бар иде. Шундыйлардан РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, Алтай Республикасының халык язучысы, шагырь, публицист һәм тәрҗемәче Бронтой Бедюров. Ул билгеләп киткәнчә, РФ территориясендә яшәүче халыклардан татарларның саны икенче урында тора. Ул татарларның тырыш, акыллы, уңган халык булуын билгеләде һәм аларның шулай кинәт зур дәрәҗәдә кимүенә ышанмавы турында әйтте. Б.Бедюров татарларның элеккечә үк шул ук күләмдә калуына, хәтта аларның чынлыкта тагын да күбрәк булуына ышана. “Бүгенге көндә татарлар тормыш-яшәеш дәрәҗәсе, белеме, һөнәри яктан үсеше буенча һәм фәнни, мәдәни, икътисади яктан бик алга киткән халык. Шулай булгач, нинди сәбәпләр аркасында татарлар кимесен, юкка чыксын ди?” – дигән сорау белән эндәште башкаларга танылган Алтай язучысы. Ә статистика күрсәткән саннарның бары тик 2021 елдагы халык исәбенең тиешенчә үтәлмәве, барлык бу эшчәнлектә бик күп хаталар киткәнлеге аркасында килеп чыгуын белдерде ул. Шулай ук, тирән мәгънәле бер фикере белән бүлеште. Ул һәрбер телнең тере җан кебек яшәргә теләвен, халык телендә кулланылырга һәм алга таба үсәргә омтылуын әйтте.

Җәмәгать эшлеклесе, юрист Максетбай Алламуратов әйткәнчә, халык санын алу эше барышында аеруча кирәкле бер сорау үтәлергә тиеш. Ул тулаем процессның юридик яктан сакланган булуын һәм барлык тиешле документлар белән эшләнергә тиешлеген белдерде. Әлбәттә, очрашуга килгән кешеләр моның белән тулысынча килештеләр.

Интернет челтәре аша Рәсәйдә һәм Мәскәүдә яшәүче мөселманнарның тормышы хакында яктыртучы “IslamNews” информацион агентлыгы журналисты, җәмәгать эшлеклесе, продюсер, укытучы Рәшит Исхаков һәр ун ел саен уздырыла торган Халык исәбе алуның бик кирәкле эш булуын белдерде.

Аның фикеренчә, икътисади юнәлешне дөрес планлаштыру өчен безнең Дәүләткә халык санын билгеләү, җан исәбенең төгәл статистикасына таянып эшләү кирәк. Ул да күпчелекнең фикере белән уртаклашып, соңгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча татарларның 600 меңгә кимүен аның пандемия вакытына туры килүендә күрә.

Очрашуда катнашучылар арасында шул исәптән, бик күренекле һәм мөһим кунак – Татарстан Республикасының элеккеге Фән һәм мәгариф министры (1997-2004 елларда эшләгән), Рәсәйнең мәгариф академиясе член-корреспонденты, педагогика фәне докторы, профессор, Рәсәйнең атказанган укытучысы Фәрис Харисов бар иде. Үз чыгышында ул тырышлыгы һәм һөнәри белеме ярдәмендә 1998 елда Казанда иң беренче татар сыйныфын, ә бераздан 5 нче татар гимназиясен ачып җибәрүе турында сөйләп үтте һәм гомумән, фән белгече буларак бик кызыклы мәгълүматлар белән бүлеште. Мәгариф министры булып эшләгән чорда, ул татар гимназияләрен ачу һәм аларны үстерү эшчәнлегендә зур күләмдә актив эш алып барганлыгы турында сөйләп үтте.
Татар теленең бүгенге көндә аз дәрәҗәдә кулланылуын, татар мәдәниятенең онытыла баруын ул бары тик үзебезнең гаебебез, пассивлыгыбыз, кайбер җирдә ялкаулыгыбыз аркасында килеп чыгуын белдерде. Бөтен Рәсәй күләмендәге соңгы халык исәбендә татарларның саны кимүен дә ул шул ук сәбәп аркасында килеп чыкканын күрә. Бу эшчәнлекнең тулысынча татар милләте җилкәсендә яткан бурыч икәнен җиткерде. Татар телен үстерү, аны популярлаштыру һәм киләчәк буынга тапшыру өчен безнең үзебезгә бик каты тырышырга кирәк икәнен раслап бирде. Һәм иң беренче чиратта, бу эшне башкару өчен ул татар мәгариф системасына төпле үзгәрешләр кертергә кирәк икәнен әйтте.

Очрашуда шулай ук Россиянең язучылар союзы вәкиле, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист, татар шагыйре Гафиятулла Кәримов үз доклады белән чыгыш ясады. Ул көн үзәгенә күтәрелгән мәсьәлә хакында ясаган эзләнүләре, анализы белән бүлеште һәм проблемадан чыгу өчен үз юлларын тәкъдим итте.

Түгәрәк өстәл барышында чыгыш ясаучы башка кунаклар да мөһим фикерләре белән бүлештеләр.

Әлбәттә, бүгенге көн проблемалары кысаларында төрле фән кешеләрен, мәгариф өлкәсендәге белгечләрне, язучыларны, журналистларны, татар активистларын һәм җәмәгать эшлекләрен бергә җыйган очрашулар үткәрү бик мөһим эшчәнлек. Бүгенге көндә бу эшчәнлекне үз өстенә зур җаваплылык алып, киң дәрәҗәдә һәм актив рәвештә Мәскәүнең Татарлар Штабы оешмасы башкара. Шуңа да алдагы көннәрдә аларга бары тик үсеш һәм зур уңышлар теләп калабыз.
 
*Лилия Галимова,*
“Татарларның һәм башка төрки халыкларның милли конгрессы” оешмасының матбугат үзәге хезмәткәре.

0

Автор публикации

не в сети 2 месяца

Гульнара Яруллина

26,4

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Комментарии: 2Публикации: 631Регистрация: 12-03-2018

Гульнара Яруллина

Организатор и администратор Штаба Татар Москвы.

Добавить комментарий

Войти с помощью: